

Стәрлетамак Эчке эшләр министрлыгының дежур бүлегенә интернет-мошенникларның корбаны булган хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Аның сүзләренчә, барысы да «Сергей СДЭК» кулланучысыннан заказлы хат турында кушымтада хәбәр итүдән башланды. Аны алу өчен ул смстан кодны әйтеп торган. Аннары аның белән ике төрле номердан мессенджер аша элемтәгә кергәннәр һәм аның «Госуслуги» порталындагы аккаунты янәсе ватылган, дип хәбәр иткәннәр. Шул сылтау белән аны акчаларын "куркынычсыз счетларга" күчерергә ышандырганнар. Мошенникларга ышанып, хатын-кыз 590 мең сумнан артык акча күчергән. Шуннан соң җинаятьчеләр элемтәгә чыгудан туктаган. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.
чыганак: https://t.me/+AEH87M2DHvljYzRi