+21 °С
Болытлы


Мәскәү өлкәсе Думасы депутаты Анатолий Никитин РИА Новости белән сөйләшүдә русияле нинди шартларда 100 мең сум пенсиягә өметләнә алуын аңлатты. Аның сүзләренчә, моның өчен салымнарны тотып калганчы хезмәт хакы якынча 230 мең сум һәм 53 елга якын стаж таләп ителә. Никитин аныклаганча, мондый күләмдә түләү өчен индивидуаль пенсия коэффициентының 630 баллын тупларга кирәк. Билгеләнгән хезмәт хакы булганда елына ун балл тирәсе эшләргә мөмкин.
Чыганак: Российская газета