+22 °С
Яңгыр


Блогер кыз Бөгелмәнең Чайковский урамында видео төшергән: ул камераны кабызып, караватына ут төрткән. Бүлмәне ялкын чолгап алган, әйберләр һәм җиһазлар янган. Төтен аркасында аның күршесе тончыгып үлә язган. Урынга коткаручылар килгәч, кыз елый башлаган һәм утны розеткадан чыкты, дип ялганлаган. Әтисенә һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләренә ул роутер янды, дип алдаган.
чыганак: https://t.me/+AC_IOMZ2Ja0wNmMy