

Новосибирскида 8 яшьлек мәктәп укучысын бер бәйлелеге аркасында полициягә исәпкә куйганнар. Бу хакта төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр ителә.
Новосибирск өлкәсенең балалар психиатр-наркологы Нина Кошляк белдерүенчә, малай еш алкогольле эчемлекләр куллана башлаган һәм хәмер эчүгә ияләшкән. Иң элек профилактика органнары вәкилләре чаң кага башлаган, дип аңлаткан табиб. Нәтиҗәдә балага наркология диагнозы куйганнар. Малайны стационар дәвалануга озатканнар.
Әлеге вакытта укучы малай индивидуаль психокоррекция курсында, спиртлы эчемлекләр кулланмый, дигән психиатр-нарколог. Белгеч хәмер эчкәләгән балада алкогольгә бәйлелек нибары 2-3 ел эчендә формалашырга мөмкин икәнлеген искә төшерә.
Чыганак: lenta.ru