

Җәмәгать урынында үбешү штраф яки административ арест белән җәзаланырга мөмкин. Бу хакта «SHOT тикшерү» белән интервью вакытында юрист Яна Бондаренко кисәтте. Аның сүзләренчә, хокук саклау органнары хисләрне халык алдында күрсәтүне вак хулиганлык дип бәяли ала. Моның өчен500 сумнан 1500 сумга кадәр штраф каралган. Кайбер очракларда русиялеләрне 15 тәүлеккә кадәр кулга алырга мөмкиннәр. Үбешү хокук бозу буларак бәяләнә ала торган җәмәгать урыннары булып рестораннар, парклар, кинотеатрлар, кибетләр һәм метро да исәпләнә.
чыганак: https://t.me/+AEH87M2DHvljYzRi
Лиана Ханмурзина әзерләде