Уйланырга урын бар
10 сентябрь 2025, 04:52

Тагын, тагын, тагын да...

Боларның ата-аналары кайда микән? Уфада мототранспорт руле артында чираттагы тапкыр ике балигъ булмаган баланы тотканнар

Тагын, тагын, тагын да...Тагын, тагын, тагын да...
Тагын, тагын, тагын да...

 Хокук бозучыларны башкалабызның Октябрь районында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре “Не рули, малай!” акциясе кысаларында узган рейд барышында тоткан.

Ведомство матбугат хезмәтендә белдерүенчә, тикшерү барышында балаларның мототранспорт белән идарә итү таныклыклары булмавы ачыкланган. Урынга балигъ булмаганнарның ата-аналарын чакыртканнар. Хокук бозучыларны мототранспорт белән  идарәдән читләштерәләр, ә питбайкларны махсуслаштырылган стоянкага урнаштыралар.

Малайларның ата-аналарына карата административ протокол төзиләр, ә  үзләрен махсус комиссиягә исәпкә кую һәм  җаваплылыкка тарттыру мәсьәләсен хәл ителә.

чыганак: Башинформ 

Тагын, тагын, тагын да...
Тагын, тагын, тагын да...
Тагын, тагын, тагын да...
Автор:Радиф Фаткуллин
Читайте нас