Уйланырга урын бар
9 сентябрь 2025, 05:43

Чүп утыйм дип, үлә язган

Башкалабыз Уфада бакчасында борщевик (Сосновский балтырганы) утаганда тәнен пешергән  ир-атны коткарганнар

Чүп утыйм дип, үлә язганЧүп утыйм дип, үлә язган
Чүп утыйм дип, үлә язган

Ул  үләнне шорты киеп чапкан һәм берничә сәгатьтән аның тәне кызыл таплар белән капланып, шешләр барлыкка килгән, температурасы күтәрелгән.

Тәүдә ир-ат үзе дәваланырга тырышып караган, ләкин хәле начарлангач, аңа Республика Республика тире-венерология диспансерына барырга туры килгән. Табиблар аңа ярдәм итеп, терапия курсы уздырганнар һәм пациентны дәвалаганнар.

Элек мал азыгы культурасы буларак үстерелгән борщевик бүген тән тиресен пешерергә сәләтле хәвефле чүп үләне булып исәпләнә. 

Аңардан сак булыгыз!

Автор:Радиф Фаткуллин
Читайте нас