

Укытучыларга матур киемгә өстәмә акча түләргә тәкъдим иттеләр. Дәүләт Думасында укытучылар өчен бердәм формага каршы, дип белдерделәр, әмма үз зәвыгы һәм стиле булган хезмәткәрләрнең яхшы һәм модалы киенүен телиләр.
Ставропольдә наркотиклар сатуда гаепләнүче ир-ат судка наркотиклар белән килгән. Хәзер аны яңа эш көтә.
Илдә балалар товарларына ихтыяҗ кимегән. Беренче яртыеллыкта коляскалар сату рекордлы түбән туучылар фонында 25 процентка төшкән. Ә балалар киеме һәм аяк киеме 21 процентка, подгузниклар һәм чүпрәкләр — 15 процека, дип хәбәр итә «Коммерсанть» басмасы.
Фри бәрәңгесенең өч порциясе атнага 2нче типтагы диабет куркынычын 20 процентка арттыра. Гарвард галимнәре ачыклаганча, нәкъ менә кыздырылган бәрәңге куркыныч тудыра, ә пешкәне һәм боламык ризыгы буларак ашалганы куркынычсыз кала.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.