Уйланырга урын бар
22 август 2025, 04:39

Бушлай укыган республика вузы студентлары дәүләткә 300 млн сум акча кайтарган

Максатчан юнәлеш белән укыган студентлар дәүләткә шулкадәр акча кайтарган.

Олег Яровиков.Олег Яровиков.
Фото:Олег Яровиков.

Исегезгә төшерәбез, югары уку йортында максатчан юнәлеш буенча укучы студентлар укуларын тәмамлаганнан соң юнәлеш бирә торган оешмада билгеле бер срок эшләргә тиеш. Югыйсә, аларны укытуга тотылган акчаларны аларга кире кайтарырга туры килә.

Кичә Профсоюзлар йортында узган матбугат конференциясендә сәламәтлек саклауның төбәк үсеше буенча БДМУ проректоры Виталий Викторов сөйләгәнчә, университет ординаторларыннан тиешле өч елны Башкортстан хастаханәләрендә эшләмәгән өчен 2 ел эчендә 300 млн сумны суд аша түләттерә алганнар.

Аның сүзләренчә, “целевиклар” югары уку йорты студентларының зур өлешен тәшкил итә, мәсәлән, хәзерге вакытта биш курс студентларының 70% проценты максатчан юнәлеш буенча укый.

БР Сәламәтлек саклау министрлыгының кадрлар сәясәте идарәсе башлыгы Гөлнара Камалова билгеләп үткәнчә, максатчан квоталар район һәм шәһәр медицина учреждениеләре ихтыяҗлары буенча бирелә. Максатчан укыту тармакны кадрлар белән тәэмин итү чараларының берсе булып тора, дип өстәде Республиканың сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас