Уйланырга урын бар
30 июль 2025, 06:08

Чиновник интернетсыз җәфаланганнарга СВОга барырга киңәш иткән

Махсус операциядә “эш барысына да җитәрлек” дигән түрә хатын. 

Красноярск краенда “Төбәк белән идарә итү үзәге” башлыгы Екатерина Кузьминых мобиль интернет эшләмәүдән җәфаланучыларга махсус хәрби операциягә барырга киңәш иткән. Бу хакта “Осторожно, новости!” Телеграм-каналы хәбәр итә.

Төбәкнең губернаторы Михаил Котюков “мобиль интернет эшен вакытлыча чикләүләр”гә карата үз фикерен әйтте. Түрә бу хәвефсезлек чараларын ныгыту белән бәйле, дип аңлатты.

Шәһәр халкы социаль челтәрләрдә дистанцион рәвештә эшләү өчен дүртенче көн мобиль интернет юклыкка зарланган. Комментарийларның берсендә бу чикләүләр аркасында эштән азат итүләре дә ихтимал дигән сүзләргә җавап итеп түрә хатын Кузьминых махсус операциядә “эш барысына да җитәрлек” дип җавап биргән.

Икенче социаль челтәрдә ул элемтә белән өзеклекләр сәбәпле  гражданнарны “безелдәмәскә” чакырган.

Күп тә үтми Брянск өлкә Думасы депутаты, “Россия православная” иҗтимагый хәрәкәте рәисе Михаил Иванов итнернет белән өзеклекләрдән канәгать булмаган кешеләргә СВОга барырга киңәш иткән Екатерина Кузьминыхның сүзләрен тәнкыйтьләп чыккан. Чиновник сүзләренчә, ул кешеләрдән көлгән, аларны мыскыллаган.

“Бу җавапсызлык кына түгел – бу болай да авыр хәлдә булганнарны мыскыллау. Әгәр чыннан да СВО зонасына кемгә барырга кирәклеге турында сүз йөртсәк, анда кешеләргә ярдәм итү урынына оятсыз киңәшләр таратучы түрәләргә барырга кирәк”, — дип җавап биргән депутат.

Әлбәттә инде, бу сүзләрдән соң Кузьминых сүзсез кала алмаган. Ул гафу үтенгән.

Кузьминых журналистлар белән әңгәмәдә аңлатуынча, үз сүзләре белән ул интернет булмаудан уңайсызлыкны хәвефсезлек өчен түзеп була дип җиткерергә тырышкан. Аның фикеренчә, “удаленка”да русиялеләр интернетсыз “хуҗабикә яки автобус йөртүче, яки безнең теләсә кайсыбыз" кебек интегә. Түрә аның сүзләре "нәкъ менә хәвефсезлек" белән бәйле булган дип ышандыра. “Язган сүзләремнең формасы эмоциональ һәм дөрес түгел иде, бу сүзләрем белән рәнҗеткәннәрне мине гафу итүләрен сорыйм", – дигән ул.

Уйлап караганда, чиновникларның төп эше – халыкка хезмәт итү, аларның мәнфәгатьләрен кайгырту. Нишләп соң алар шушы халык белән сөйләшә белми?

Чыганак: lenta.ru

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас