Уйланырга урын бар
23 июль 2025, 06:03

Егетләр гаепле булмаган икән

Сәер хәл...

Учалыда янәсе дә Мәңгелек утны мәсхәрәләгән өчен камерага гафу үтенгән өч егетнең ул хәлгә катнашлыгы булмавы ачыкланган. Тикшерү аларның гаепсез булуын раслаган һәм җинаять эшен туктатканнар. Бу хакта “ГорОбзор.ру” порталына әлеге хәл белән таныш чыганак хәбәр иткән. Исегезгә төшерәбез, былтыр сентябрь аенда Учалыда Мәңгелек утны мәсхәрәләүдә гаепләнгән өч егетне тоткарлганнар иде. 20 яшьлек егетләр үзләренең кылыгының сәбәбен аңлата алмаганнар, шулай да гафу үтенеп видео төшергәннәр һәм ул язмада алар калганнардан аларның хатасын кабатламауны сорыйлар. Күп тә үтми Җинаять  җәзалары кодексының 354.1 маддәсе (Нацизм реабилитациясе) буенча җинаять эше кузгатылды. Егетләргә 3 миллион сумга кадәр штраф, мәҗбүри эшләр һәм хәтта иректән мәхрүм ителү янаган.

Әмма ноябрьдә эш туктатылды. “ГорОбзор.ру” чыганагы хәбәр иткәнчә.ру, утны сүндерүгә егетләрнең катнашлыгы булмаган. Ленин урамындагы “Хәтер уты” мемориалы янында электр җиһазлары һәм януны һәм ялкынны кабызуны контрольдә тоту автоматикасының зарарлануын ачыклаулары билгеле булды.  Зыян газ горелкасы куышында чүп-чарны яндыру һәм туплау нәтиҗәсендә килеп чыккан. 

Чыганак: gorobzor.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас