+20 °С
Болытлы


Ел башыннан алып төп азык-төлеккә хаклар кискен югары күтәрелгән.
Росстат белдерүенә караганда, аеруча яшелчәләр кыйммәтләнгән. Шәһәр халкы сизгәндер инде, бәрәңге – 85 процентка, кәбестә 38,1 процентка арткан.
Хаклары иң күп артучылар исемлегендә суган, алма, туңдырылган балык, сыер һәм сарык ите, сөт һәм каймак, каты сыр, чәй, арыш икмәге һәм аракы да бар.
Кыскасы, хәмердән башкасы көн дә кирәк ризыклар инде.
Гүзәл Гаянова.