

Кызамыктан прививка ясатмаган мигрант балаларын мәктәпләргә кертергә ярамый. Бу хакта “Говорит Москва” радиостанциясе эфирында невролог Павел Хорошев белдерде. Аның сүзләре радиостанциянең Telegram-каналында китерелә.
Табиб башка илләрдән килгән балалар инфекцияле булырга мөмкин, ди. Шул ук вакытта кайбер чирләрнең таралу куркынычы хәтта вакцинацияләнгән балаларга да янарга мөмкин, дип билгеләде ул.
Хорошев фикеренчә, прививка ясатмаган балаларга мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына керү өчен чикләүләр булдырылырга тиеш. Чаралар күрелмәгән очракта ата-аналарны депортацияләргә кирәк, дип белдерде ул.
Чыганак: lenta.ru