Курьерлар хәрәм ризыкларны китереп бирүдән баш тарта башлаган

Нишләптер кайберәүләр Русиянең дини  дәүләт түгеллеген оныталар...

Курьерлар "хәрәм" ризыкларны китереп бирүдән баш тарта башлаганКурьерлар "хәрәм" ризыкларны китереп бирүдән баш тарта башлаган
Курьерлар "хәрәм" ризыкларны китереп бирүдән баш тарта башлаган

Мәскәүдә кайсыбер курьерлар  ислам күзлегеннән рөхсәт ителмәгән ризыкларны илтеп тапшырудан баш тарта башлаган. Бу хакта “Регнум” порталы үзенең Телеграм-каналында хәбәр итә.

Басма ризык  китерү сервисларының  берсенең клиенты төшереп алган скриншотны бастырган. Анда курьерның хәрәм ашамлыкны китерүдән баш тартуы күренә, шуңа аңа алмашка икенче  курьер эзләгәннәр.

Скриншотта шулай ук курьер китерүдән баш тарткан заказ да күренә. Сүз составына дуңгыз ите кергән ризык турында бара. Дуңгыз итен мөселманнарга ашау тыела.

Мәскәү өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Денис хәзрәт Мөхетдинов, курьерларның хәрәм ризыкларын китерүдән баш тартуына җавап биреп, аларны хуплаган.

Денис хәзрәт Мөхетдинов сүзләренчә, дини тыюларны бозуга катнашлык булу –хәтта мөселман булмаган сатып алучыга дуңгыз ите китерү дә – гөнаһ дип саналырга мөмкин.

"Исламда спиртлы эчемлекләр тыелган, һәм аларны таратуда, җитештерүдә, сатуда катнашу шулай ук тыелган. Шул ук кагыйдә бу очракта ризыкка да кагыла. Әгәр ризык шәригать һәм ислам күзлегеннән тыелган икән, мөселманнар аны илтә, тапшыра, тапшыру өчен сатып ала алмыйлар һәм башкалар", – дип аңлаткан Подмосковье мөфтие.

Ә нишләп әле курьерлар Русиянең дөньяви дәүләт икәнлеген оныталар? Безнең илебез дини түгел, моны күптән хәтергә теркәп куярга вакыт. 

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас