Лактозаны үзләштерү милләткә бәйле, ди

Галимнәр шундый фикер белдергән.

Лактозаны үзләштерү милләткә бәйле, диЛактозаны үзләштерү милләткә бәйле, ди
Лактозаны үзләштерү милләткә бәйле, ди

Русиянең лактозага, яки сөт шикәренә аеруча бирешкән төбәге аталган. Бу хакта Милли генетик тикшеренүләр үзәге тикшеренүенә сылтама белән "Известия" хәбәр итә.

Генетиклар фикеренчә,  Владимир, Архангельск, Рязань, Вологда һәм Киров өлкәләрендә яшәүчеләр сөтне әйбәт үзләштерә. Шул ук вакытта Якутия, Дагыстан, Кабардино-Балкария һәм Төньяк Осетия халкында сөтне һәм аннан алынган продуктларны үзләштермәүнең иң югары ихтималы ачыкланган.

Лактозаның үзләштерелмәве милләт белән бәйле булырга мөмкин, дип билгеләп үтелә.

"Якутиянең милли составы русларның чагыштырмача аз булуы (32,6 процент) һәм якут халкының өстенлеге (55,3 процент) белән билгеләнә. Дагыстанда, Кабардино-Балкариядә һәм Төньяк Осетиядә рус халкы шулай ук бик аз өлешне тәшкил итә: Кабардино-Балкариядә – 19,8 процент,  Дагыстанда  – 3,2 процент  һәм Төньяк Осетиядә – 18,9 процент”,  – диелә фәнни эштә. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас