

Уфада яшәүче ир-ат кибеттән үзенең 480 сумлык телевизорын алыр өчен Русиянең Югары судына кадәр барып җиткән. “Честный репортаж” телеграм-каналы хәбәр итүенчә, ике ел элек ул билгеле маркетплейста акция буенча 480 сумлык LG телевизорына юлыккан, ләкин мондый очсыз бәя формаль гына булган. Товарны аңа барыбер китереп бирмәгәннәр, акчаны кире кайтарырга тәкъдим иткәннәр. Янәсе, акция тәмамланган һәм мондый бәягә телевизорлар башка юк. Уфалы мондый дәлилләр белән килешмәгән һәм дәгъва белән судка мөрәҗәгать иткән.
Суд ир-ат яклы булган һәм товарны законлы хуҗасына бирергә карар чыгарган. Кибет исә бу карарны апелляция инстанциясендә шикаять иткән. Анда, үз чиратында, кибетнең хаклыгын таныганнар. Моның белән кассацион судта да килешкәннәр. Әмма менә Русия Югары суды телевизорны дәгъвачыга бирергә кирәк дигән карар чыгарган һәм эшне Башкортстанның Югары судына кайтарган. Анда ир-атның дәгъвасын тулысынча канәгатьләндергәннәр. Шул рәвешле аңа 480 сумга сатып алынган телевизорны бирергә тиешләр, ди. Әйткәндәй, бу бәя базар бәясеннән 100 тапкырга түбәнрәк...
Шаккатарсың... 480 сумлык телевизор артыннан йөреп, әллә күпме акчасы чыккандыр бит. Шулкадәр үҗәт була икән кеше...
Чыганак: bashinform.ru