

Аның фикердәше - Гражданлык җәмгыятен үстерү буенча Дума комитеты башлыгы Яна Лантратова булды.
Әлеге эш мондый җинаятьләрне профилактикалау, ачыклау һәм чик куюның нәтиҗәлелеген арттырыр, дип көтелә. Тәкъдим нигезендә, һәр кешегә мәгълүматлар белән танышу мөмкинлеге биреләчәк. Шул исәптән анда ФИО, туган елы, адресы, эш урыны һәм транспорт чарасы турында тулысынча язылачак. Инициатива Эчке эшләр министрлыгы, Тикшерү комитеты һәм ФСИНның мәгълүмат базаларын берләштерүне дә күз уңында тота. Аның максаты: "хокук саклау органнары рецидивларны һәм күзәтчелек шартларын бозуларны булдырмый калсын өчен. Мондый практика башка илләрдә дә кулланыла инде", - дип шәрехли депутатлар.
Фото: leningrad.ldpr.ru.