Ульяновскида махсус операциядә катнашып кайткан ир-ат таләбе буенча Украина флагы төсләренә охшаган өчен балалар бакчасы стенасын яңадан буяганнар. Бу хакта депутат Владимир Ожогин үзенең Телеграм-каналында хәбәр иткән.
Түрә сөйләвенчә, 91нче санлы балалар бакчасы корпусы бер атна элек сары-зәңгәрсу төсләргә буялган булган. Бина стеналары буялганнан соң, имеш тә, балаларның ата-аналары аңа бу провокация түгелме дигән сорау белән мөрәҗәгать иткән. Ожогин ремонт вакытында шундый төсләрне сайлау халыкта “иң күңелсез ассоциацияләр тудырган”, дип белдергән.
Депутатның шәһәр башлыгы белән очрашуыннан соң бинаны яңа төсләргә буяганнар – ул сары-яшел төскә кергән.
“Махсус операция уздыру шартларында гражданнар тарафыннан провокация яки властьның Ватаныбызны саклаучылар үз гомерләрен биргән теләсә кайсы дәрәҗәдәге көрәшкә битарафлыгы буларак бәяләнердәй вак-төякләр теркәлергә тиеш түгел”, – дип язган Ожогин.
Ожогин 2022 елда СВОга киткән булган. 2024 елның августында җирле мәгълүмат чаралары депутатның контракт тәмамлангач фронттан кайтуын һәм “алда аны зур депутат эше көтә”, дип белдерүен язып чыккан булган.
Чыганак: lenta.ru