Уйланырга урын бар
1 Апреля 2025, 17:47

Психиатр аутизмлы балаларны "акылсыз этләргә" тиңләгән

Башка сыймаслык бит бу...

Мәскәү психиатры Александра Игнатова аутизмлы балаларга этләргә караган кебек карарга чакырган. Белгечнең социаль челтәрләрдә урнаштырган видеосына  “Осторожно, новости!” Телеграм-каналы игътибар иткән. Видеоны "лента.ру" сайтында карый аласыз. 

Видеоязмада Александра Игнатова социаль челтәрләрдә аутизмлы балалары булган әниләр турындагы язмаларга зарлана, имеш, бу балалар  “көнне елап башлыйлар һәм елап аны тәмамлыйлар да”. Шуңа да, Игнатова сүзләренчә, аңарда Русиядә “ярты ил аутистлар” дигән хис туа.

Белгеч искә төшерә: аутимзнан терапия юк һәм аны дәваларга тырышу файдасыз, шуңа моны кабул итәргә кирәк. “Без бит зур һәм акылсыз маэмайларны яратабыз, әйеме? Яратасың инде син аны – зур, исәр, я өрә, я  шатлана, кайчакта сиңа ырылдый, йөгерә. Әмма без алар белән шөгыльләнәбез, без әле ул эткә әллә күпме акча туздырабыз. Һәм менә минемчә,  шундый баалаларга [аутизмлы] этләргә яисә маймылларга караган кебек карарга кирәк, – ди ул. Әйе, син кешене тудырмагансың. (...) Шулай караганда шундыйларны әхлакый яктан  кабул итәргә күпкә җиңелрәк булачак”.

Игнатованың сүзләре иҗтимагый шау-шу уяткач, белгеч янә бер видео яздырган, анда аңа ачулы русиялеләр яза, дип белдергән. Ә эчне иң пошырганы шул: Игнатова шундый реакциянең сәбәбен аңламаган. Хәзер минем исемемне пычрак белән бутыйлар, дип сөйләгән ул.

Әгәр мин “шулкадәр коточкыч сүзләр” әйткән булсам, миңа хәбәр итегез, дип үтенгән Игнатова подписчикларыннан. Күпмедер вакыттан соң аутизмлы балалар турындагы роликны Игнатова җуйдырган, дип яза  “Осторожно, новости!” Телеграм-каналы.

Бу вакыйгада мине иң аптыратканы – нәкъ төрле авырулы балалар белән эшли торган белгечләрнең аларны этләр белән чагыштыруы... 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас