Шушы арада социаль челтәрләрдә бер үсмерне җыелып тукмауны тасвирлаган видеоязма таралды. Тикшерү комитетының БР буенча идарәсендә хәбәр итүләренчә, социаль челтәрләрне мониторинглаганда үсмерне бер төркем шундый ук яшьтәгеләр кыйнаган дигән мәгълүмат очраган. Һөҗүмгә имеш тә тукмаучыларның берсенең телефоны ватылу сәбәпче булган. Мәгълүматның видеосы да булган.
Нәтиҗәдә тикшерү алды тикшерүен оештырылган. Һәм бүген ул очракның нечкәлекләре билгеле булды. Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, якалашканнарның барысы да ачыкланган.
Конфликтта катнашучылар аңлатуынча, аларның берсе шаярып иптәшләренә карата бокс алымнарын кулланган. Ниндидер мизгелдә егет, таеп китеп, тротуарга егыла да йөзе белән бозга бәрелә. Бу вакытта аның яныннан балигъ булмаган үсмер үтеп барган, ул сугыш чукмарларын аермакчы була. Конфликтны ачыкларга тырышканда аның кесәсеннән мобиль телефоны төшеп китеп ватыла. Бу хәлгә кәефе кырылган егет конфликтта катнашучылардан зыянны каплауны сораган. Хәлне ачыклагач, егетләр озакламый таралышкан.
Шаккатарсың! Кичә генә бер-берсен имгәтер дәрәҗәдә каты сугышкан үсмерләр бүген конфликт турында әнә шулай матур сүзләр кулланып сөйләдеме икән?
"Балигъ булмаганнар эшләре бүлеге хезмәткәрләре инцидентның барлык катнашучылары һәм аларның ата-аналары белән әңгәмә уздырды. Алар бер-берсенә бернинди дәгъвалары булмавы турында гариза бирделәр. Тикшерү билгеләнгән, аның нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк", – дип хәбәр иттеләр БР буенча Эчке эшләр министрлыгында.
Шул ук вакытта прокуратура да тикшерү оештырган.
Чыганак: bashinform.ru