Бүген, 12 декабрьдә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика Дәүләт Җыелышы – Корылтайга еллык Юллама белән мөрәҗәгать итте.
“Ватанны саклаучылар” махсус хәрби операциясендә катнашучыларга ярдәм итү дәүләт фондының Башкортстан буенча филиалы җитәкчесе, Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Гөлнур Колсарина, бу уңайдан үз фикерен белдереп, болай диде:
– Башкортстан Башлыгы Юлламасы – бу безнең якын елларга эшләрнең төп юнәлешләре.
Махсус операциядә катнашучыларга һәм аларның якыннарына ярдәм итү безнең барыбыз өчен дә мөһим бурыч булып кала. Без Радий Фәрит улы Хәбировка киләсе елны МХО катнашучылары һәм аларның гаиләләре турында хәстәрлек елы дип игълан иткәне өчен рәхмәтле. Бу безнең геройларга ярдәм чараларын сизелерлек киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк.
Шулай ук Башкортстан Башлыгы әйтүенчә, тотрыклы икътисад – МХО катнашучыларына ярдәмнең нигезе, барлык чаралар да финанс яктан ныгытылырга тиеш. Безнең республикада моның өчен барлык шартлар да тудырылган – инвестиция сәясәте, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы үсеше безгә киләчәккә ышаныч белән карарга мөмкинлек бирә.
Шулай ук социаль өлкәгә – сәламәтлек саклауга, мәгарифкә, мәдәнияткә, спортка лаеклы игътибар бирелә. Президент Владимир Путин кушуы буенча, Русия Спорт министрлыгы һәм Паралимпия комитеты белән берлектә без махсус хәрбия операция ветераннарын адаптив спорт төрләренә җәлеп итү өстендә эшлибез. Спорт – безнең яклаучыларыбызны тыныч тормышка кайтаруның мөһим коралы.
Эш күп булачак. Башкортстан Башлыгы Юлламасында яңгыраган бурычларны без үз эшчәнлегебездә өстенлек итеп билгеләячәкбез.