Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
20 октябрь , 10:37

Ризык нинди — холык шундый

Кешенең нинди ризыкны аеруча яратуына карап, аның холкын билгеләргә мөмкин, имеш.    

Ризык нинди — холык шундый
Ризык нинди — холык шундый

Ирегез балык дигәндә “үлеп китә”ме? Димәк, ул бик җыйнак, тәртип яратучы кеше. Сез бик дәртле һәм җитез, ә балык яратучы ирегезне үтә дә күңелсез, мыжгак дип саныйсызмы? Юк ла инде, әнә бит кәефле чагында ул ничек ачылып китеп сөйләшә, бөтен серләрен сезгә бушата.

Яшелчә, җиләк-җимеш яратучылар бик үҗәт, үз алларына максат куеп, шуңа ирешүчеләр. Алар уйчан, җитди.

Хатыныгыз яки ирегез һәрвакыт күтәренке күңелле, шат, эшли дә, ачык-тәмле итеп сөйләшә дә беләме? Димәк, ул татлы ризык дигәндә “тәгәрәп китә”. Конфет, торт, бал, печеньелар булса, аңа берни кирәкми, кәефе китә башласа, татлы ризыкка ябыша һәм шуңа гәүдәсе дә шәп кабарган камыр кебек, шулай бит?

Ирегез гел итле ризык сорап аптыратамы? Гаҗәпләнмәгез, ул бит гаиләгезнең җитешлеге-муллыгы өчен чабып йөрүче, сез дигәндә акча кызганмаучы, темпераментлы, хәтта бераз агрессиврак та кеше.

Юлай Низаев әзерләде.

Ризык нинди — холык шундый
Ризык нинди — холык шундый
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: