Дарья үзенең никахын «күкләр бүләге» дип атаган һәм хәзер башка хатын-кызларны әйбәт гаилә төзергә өйрәтә башлаган.
Бу хакта «КП-Уфа» яза. Дарья ире белән танышуы турында яза. Ул 2019 елның көзендә – бу чакта аңа әле 19 гына яшь була – Уфадан Мәскәүгә күченә, шунда беренче хезмәт хакына тәмле әйберләр алырга дип, сәүдә йортына керә. Олегның перчатка сатып алган чагы була, ул шунда ук кызга игътибар итеп, сүз ката, алар сөйләшеп китәләр, 1 сәгать буе сөйләшәләр һәм икенче көнне ресторанда очрашырга сүз куешалар. Әмма Дарья кире уйлый – ул кияүгә чыгарга теләгән, ә Олег болай гына яшәмәкче булган.
– Мин әни янына Башкортстанга кайтып киттем, бүтән очрашмадык. Әмма күп тапкырлар телефоннан сөйләштек. Ул җитди карашта булуын әйтте. Шуңа да мин киләсе елның февраль аенда Мәскәүгә килдем. Яраткан кеше өчен яшь аермасы комачау түгел, – дип яза Дарья.
Кыз әйтүенчә, сөйләшкән вакытта профессор аның күңеленең яхшы икәнен аңлаган, шуңа хатыны итәргә теләгән. Ул башта бүләкләрдән баш тарта, әмма «1 айдан соң иркенәеп, үз итеп, бүләкләрне кабул итә башлый». Кыз бары тик никах белән генә яшәргә теләү сәбәпле, алар туй уздыра.
Бераздан Дарья бала табарга теләвен әйтә. «Тестта күптән көтелгән ике полоса күргәч, бәхетемнән еладым», – дигән ул. Аларның бер-бер артлы 2 уллары туа.
«КП» язуынча, гаилә тормышы болытларсыз гына булмаган. Олег, яшь хатынына карап, балаларның үзеннән булуына шикләнә башлый. Өстәвенә, 2 бала бер-берсенә охшамаган да була: берсе кара чәчле, берсе – сары… «Миңа охшамаган», – дип дәгъва белдерә пенсионер. Ирен ышандыру өчен, Дарья үзе ДНК тест уздырырга тәкъдим итә. «Балалар – безнең горурлык, чөнки алар – минем дә, иремнең дә бердәнбер балалары. Алар гадәти юл белән ясалган», – дип интервью биргән Дарья.
Чыганак: «Интертат».