Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
15 сентябрь , 15:55

Уфада августта фатир арендасы кискен кыйммәтләнде

«Фатирлар дөньясы» порталы агымдагы елның августы нәтиҗәләре буенча бәяләрнең ничек үзгәрүен билгеләү өчен илнең иң эре шәһәрләрендә торак арендалау базарын тикшерде.

Уфада августта фатир арендасы кискен кыйммәтләнде
Уфада августта фатир арендасы кискен кыйммәтләнде

Бер бүлмәле фатирлар июльдән уртача 9,2% кыйммәтләнде, аренда хәзер аена 25 745 сумга төшәчәк.

Ике бүлмәле уртача бәядә 7,2% арткан һәм хәзер аена 32 287 сум була.

Өч бүлмәле фатирда яшәү хәзер уртача 38 837 сумга төшәчәк, бу бер ай элек булганнан 6,7% кыйммәтрәк.

Уфада зур булмаган фатирларга бәяләр үсеше темплары ил буенча уртача күрсәткечтән шактый югарырак:

Бер бүлмәлеләр аена 24 930 сум (+15,5%);

Ике бүлмәле аена 31 980 сум (+13,2%);

Өч бүлмәле аена 37 440 сум (+4,2%).

"Өмет" өчен Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Фото: sobaka.ru.

Уфада августта фатир арендасы кискен кыйммәтләнде
Уфада августта фатир арендасы кискен кыйммәтләнде
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: