Барлык яңалыклар

Кайда соң ул эссе җәй?

"Быел җәй бик эссе булачак, һава температурасы +50 градуска җитәчәк икән” дигәннәр иде...    

Автор фотосы.
Автор фотосы.

Синоптиклар яз башыннан ук “быел җәй эссе булачак, һава температурасы +50 градуска җитәчәк икән” дип фаразладылар. Әмма җәйнең эссе көннәре бармак белән генә санарлык булды, шикелле. Аның каравы яңгырлар әйләнә дә килә, әйләнә дә ява...

Башкортстанда алдагы көннәрдә дә яңгырлар булачак, ди Башгидрометүзәк синоптиклары.

Бүген, 29 июльдә, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар ява, яшенле яңгырлар булуы ихтимал. Җил көнбатыштан, яшен вакытында көчле. Һава температурасы көндез +17, +22 градус булачак.

Сишәмбе, 30 июльдә, шулай ук кыска вакытлы һәм яшенле яңгырлар көтелә. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан, яшен вакытында көчле. Төнлә термометр баганалары +11, +16, көндез +21, +26 градус күрсәтәчәк.

Чәршәмбе, 31 июльдә, кыска вакытлы яңгырлар дәвам итә, яшенле яңгырлар көтелә. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан. Төнлә термометр баганалары +11, +16 градус күрсәтсә, көндез һава температурасы +21, +26 градуска кадәр җылыначак.

 

 

 

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: