Барлык яңалыклар

Әстәгъфирулла! Зират коймасын урлаганнар...

Койманы халык акчасына куйган булганнар.

https://vk.com/azat_sahabiev
https://vk.com/azat_sahabiev

Башкортстанда билгесез кешеләр халык акчасына куелган зират коймасын урлаган. Бу хәл Бәләбәй районында булган.

Район хакимияте башлыгы Азат Сәхабиев үзенең социаль челтәрләрендә хәбәр итүенчә, бу вандализм очрагы Мәкъсүт авылында булган. Акчаны халык үзе җыеп, иске койманы яңасына активистлар үзләре алмаштырган иде дип язган башлык.

“Вәхшилек кылынды... Билгесез кешеләр халык акчасына профнастилдан куелган 80 метр койманы урлаган. Өлкәннәрме, үсмерләрме яки яшьләрме – моны кем эшләгәнен белмим, әмма аларның үзләренең кече ватанына шундый мөнәсәбәттә булуы – бик кызганыч. Бу күренешне күрүе бик моңсу. Гаеплеләр ачыкланыр һәм үз җәзасын алыр дип ышанабыз”, – ди Азат Сәхабиев.

Гөнаһыннан да курыкмаганнар...

https://vk.com/azat_sahabiev
https://vk.com/azat_sahabiev
https://vk.com/azat_sahabiev
https://vk.com/azat_sahabiev
https://vk.com/azat_sahabiev
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: