Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
12 апрель , 10:49

Бу ике районда сабыйлар бик аз туа

Башкортстанда балалар аз туган район-шәһәрләрне ачыклаганнар.

zags.tatarstan.ru
zags.tatarstan.ru

Башкортстанның Бүздәк һәм Краснокама районнарында сабыйлар туу күрсәткече республика буенча – иң түбәне. Бу – Башстат мәгълүматы.

Әлеге районнарда 2024 елның гыйнварында нибары алтышар гына сабый туган. Бүздәк районында балалар туу саны, узган елның гыйнвар ае белән чагыштырганда, өч тапкырга кимегән.

“Антилидерлар” исемлегенә шулай ук Федоровка (7), Ярмәкәй (8) районнары һәм Агыйдел шәһәре (8) эләккән.

Ә иң күп балалар Уфада туган. Башкалада 763 сабый дөньяга аваз салган. Стәрлетамак 194 сабыйга баеган. Нефтекама да лидерлар исемлегенә кергән: анда 103 бала туган.

Гомумән, ел башында Башкортстанда барлыгы 2,8 мең бала туган. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 4,5 процентка азрак.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: