Барлык яңалыклар

Язгы сабанга ничә трактор чыгар?

Хәзер техника сатып алу бик кыйммәт. 

culture.ru
culture.ru

Быел язгы сабанда 12,43 мең трактор эшләр дип күзаллана. Бу 2023 елга караганда 180гә күбрәк.

Хөкүмәт вице-премьеры – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов сүзләренчә, техник паркны актив яңарту нәтиҗәсендә соңгы өч елда чәчү 3-4 көнгә кыскарган. Басуларда дым каплатуны – 8-9 көндә, чәчүне 12-15 көндә үткәрү мөмкинлегебез бар, ди ул.

Аннары, быел техника сатып алу хакы былтыргыга караганда арзанрак чыга икән.

“Параллель импорт буенча машиналар да, запас частьлар да кертелә, барысы да тәэмин ителгән. Кризиска кадәр чит ил компанияләре бары бер генә дилер булырга тиеш дигән шарт куйды һәм хезмәт күрсәтү шартлары да бик кырыс иде. Ә хәзер, мәсәлән, John Deere техникасының запас өлешләрен генә биш компания тәкъдим итә. Алар арасында рәсми генә түгел, ә альтернатив һәм хәтта республикада җитештерелгәннәре дә бар. Әлбәттә, запас частьлар арзанаймады, ни дисәң дә параллель импортка чыгымнар күбрәк китә, әмма вакыт буенча тизрәк. Европадан заказлар ике атна килә иде, бүген – биш көн эчендә”, – ди Илшат Фазрахманов.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: