Язның бер көне ел туйдыра. Шул ел тудырыр көннәрне уңышлы файдаланып калыр өчен, бүген авыл хуҗалыклары мәш килеп язгы чәчү эшенә әзерләнә: техникасын рәтли, орлыкларны барлый, ашламаларны хәстәрли.
Планнар инде күптән билгеләнгән – республикада язгы культуралар 2 миллион гектардан артык мәйданга чәчеләчәк. Һава торышы сынатмаса, басу эшләре апрельнең икенче декадасында башланыр дип көтелә. Ә чәчүгә 20-25 апрельләрдә төшәргә тиешләр.
– Иртә язга әзерләнәбез. Әгәр кояш әлегедәй җылытса, 15 апрельдән дым каплауга чыга башлыйбыз, – диде хөкүмәт вице-премьеры – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов матбугат конференциясендә.
Заман таләбе
Дөньяда һәм илдә барган соңгы вакыйгалар авыл хуҗалыгы тармагында да үзен ныклы сиздерә. Әмма авыл хуҗалыгындагы эшләрне берничек тә кичектереп торып булмый: вакытында чәчәргә, утырга, җыярга кирәк. Малларны да вакытында карарга, ашатырга, эш итәргә кирәк. Шуңа бүген аграрийларга кайчакта билне ныграк буарга туры килә.
– Язгы кыр эшләренә әзерлек соңгы биш елда иң катлаулы шартларда узадыр, мөгаен, – ди Илшат Илдус улы. – Иң элек, финанс яктан авырлашты: лимитлар күләме кимеде, ә ставкалар күтәрелде. Белүегезчә, коммерция кредитлары елына 25 процентка кадәр ставкалар белән бирелә. Аграрийлар ташламалы кредитларны еллына 10 процентка кадәр ставка белән ала ала, ә былтыр 5 процентка кадәр ставка белән алып була иде. Димәк, быел аграрийларга үзләренең үсешенә дигән акчаларын кулланырга туры. Мәсәлән, яңа ферма төзү урынына акчаларны көндәлек чыгымнарга сарыф итәргә туры киләчәк, – дип аңлатты министр.
Өстәвенә хаклар да, көн саен ук булмаса да, арта тора. Гомумән алганда, быелгы сабан эшләрен башкарып чыгу өчен 25 миллиард сум акча кирәк булачак. Бу узган ел белән чагыштырганда 15-17 процентка кыйммәтрәк, диде Илшат Фазрахманов.
Урысларның “посеешь в грязь – будешь князь” дигән сүзләре бар. Бүген аграрийлар дымга чәчеп калу өчен төзәтәсен төзәтә, булмаганын булдыра, исәпли-барлый. Иң мөһиме – һава торышы гына сынатмасын да дөньялар гына тынычлансын.