Барлык яңалыклар

Аз туалар, күп үләләр...

Демографик хәл мөшкелләнгән.

pravdapfo.ru
pravdapfo.ru

Башкортстанда туучылар саны кимегән һәм үлемнәр саны арткан. Агымдагы елның беренче ае нәтиҗәләре буенча, төбәктә демографик хәл начарланган.

Росстат мәгълүматлары буенча, гыйнвар аенда Башкортстанда 2813 бала туган. Бу узган гыйнварга караганда 4,5 процентка яки 134 балага азрак.

Тоташ Русия буенча да туучылар саны 0,8 процентка, Идел буе федераль округында 4,1 процентка кимегән.

Шул ук вакытта үлем күрсәткечләре арткан. Гыйнвар аенда республикада 4909 үлем очрагы теркәлгән. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 1,5 процентка күбрәк.

Русия буенча да шундый ук хәл күзәтелә: үлем 7,9 процентка арткан.

Эшләр болай барса, демографик чокырга тәгәрәргә дә озак түгел.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: