Барлык яңалыклар

“Бәлеш ирен”, “чабата каш”...

Булганнан да чибәррәк күренү теләге хатын-кызга хас сыйфат. Борын-борыннан шулай килгән ул. Һәм һәр чорда кешеләр матурлыкны үзләренчә аңлаган. Дөресрәге, кемдер юнәлеш биреп җибәргән, ә калганнар аңа ияргән. Тик һәрвакытта да иярү көткән нәтиҗәләрне бирәме соң?

“Бәлеш ирен”, “чабата каш”...
“Бәлеш ирен”, “чабата каш”...

Ах, чибәрем, иреннәрең!
Ымсындыргыч матурлыкка нәкъ иреннәр ия булуын бик күптән аңлаган кешелек. Борынгы Мисырда, мәсәлән, җеп кебек нечкә, әмма кычкырып торган караңгы кызыл төскә буялган иреннәр модада булган. Нәкъ шул заманда хатын-кызлар иреннәрен буйый башлаган да инде. Гади затлар иннекне кызыл охрадан – балчыктан табылган табигый буяудан ясаса, Клеопатра өчен иннек кошениль кортыннан ясалган. 400 грамм иннек китереп чыгару өчен 70 меңнән артык ана корт үтерелгән, кояшта киптерелгән, уылган һәм караңгы кызыл төстәге буяу килеп чыккан.
Соңрак иреннәр модасына борынгы греклар да үз өлешен керткән. Алар һәрнәрсәгә математик күзлектән караган. Шуңа күрә идеаль иреннәр формуласын да саннар ярдәмендә исәпләп чыгарганнар. Аңа ярашлы өске ирен аскысыннан 25%ка юкарак, ә иреннәр үзләре хатын-кызның йөзенә карата 62:38 нисбәтендә урнашырга тиеш булган.
Гасырлар үткән саен гүзәл затларның әллә математикасы йомшарды, әллә акыл ягы саекты... Сәбәбе нидер, белмим, әмма безнең заманга “бәлеш ирен, чабата каш” модасы туры килде инде.
Кайчандыр киноактриса Мэрилин Монро үзенең күперенке кызыл иреннәре белән меңнәрне таң калдырган. Аннан соң әлеге юнәлештә мода иярченнәрен Анжелина Джоли “кыздырып җибәрде”. Һәм китте дөнья буйлап тәгәрәп матурлык индустриясенең авыр тәгәрмәче...
Бу җәһәттән тарихка күз салсак, күкрәкләрне зурайту, биткә инъекцияләр ясау өчен Япониядә силикон нигезендәге биополимерлы гель куллануны 1940 елда ук уйлап тапканнар. АКШта әлеге ысул 1960 елларда популярлашып киткән. Әмма камил чибәрлеккә омтылучыларны башта бик шатландырган бу казанышның кимчелекләре дә тиз күренгән. Берничә ел узганнан соң гельнең тире астында күчеп йөрүе, йөзнең аскы өлешенә таба шуышуы, йөзне ямьсезләү генә түгел, хәтта гарипләргә мөмкин булуы ачыклана. Әмма галимнәр эзләнүен дәвам итә һәм 90нчы елларда эстетик косметологиянең барлык таләпләренә җавап бирүче зыянсыз матдә –гиалурон кислотасы киң кулланылыш таба. Бүген иреннәрне кабарту, җыерчыкларны тутыру, борын, маңгай, ияк, яңак контурларын төзәтү өчен кулланылучы гельләр – филлерлар – нәкъ менә гиалурон кислотасы нигезендә ясала да инде.
Әлеге мода Русиягә килеп, Мәскәүдәге шоу-бизнес вәкилләрен һәм алардан кала башка мода иярченнәрен яулагач, җайлап кына ил буйлап таралды. Бүген инде мода дулкыны боҗралары гади авыл кызларын да күмеп китте...
Чама хисе югалгач
Матурлыкка омтылуның бер начарлыгы да юк та соң... Әмма әкиятләрдә яшьлек алмасын ашый башлагач, туктый алмаган кебек, хатын-кыз нәфесе монда да чик-чаманы югалтты.
Берничә ел элек кенә кабартылган иренле кызлар ниндидер экзотика кебек күренсә, хәзер тоташ эпидемиягә әйләнде. Урамнан барган һәр өченче хатын-кызның ирене “савыттан ташып чыккан камыр”ны хәтерләтә. Ничек кенә атамыйлар инде ул ясалма иреннәрне?! “Пилмән авыз”, “чабата ирен”, “үрдәкборын”. Тагын нәрсәләргә охшатканнарын һәм ничек атаганнарын үзегез дә беләсез, гәзиткә яза торган түгел... Әмма моны ишетеп, күреп-белеп торган, кичә үзе дә тәнкыйтьләп утырган кызларның бүген шушы ук адымны кабатлавы гаҗәпләндерә.
Сүз дә юк, матурлык индустриясенә бәйле рекламалар монда хәлиткеч роль уйный. Үрмәкчедән күрмәкче булып, эте дә чаба, бете дә чаба. Әмма психологлар моның сәбәбен тирәннәнрәк эзләргә тәкъдим итә.
“Тышкы кыяфәтне үзгәртү теләге нәрсә турында сөйли? Кеше башка төрле күзләр, зуррак иреннәр ясап, яңак сөягенә кадәр үзгәртә икән, ул үзен “юкка чыгарып”, башка шәхес “ясарга” тырыша. Ә бу – кешенең үзе һәм тышкы мохиткә бәйлелеген югалтуы турында сөйли торган җитди “сигнал”. Психология күзлегеннән, бу шактый көчле ассоциатив тайпылыш яки конверсион (истерик) тайпылыш диагнозын хәтерләтә”, – ди психолог Валерий Ивановский.
Тышкы кыяфәте белән канәгать булмаганнарның эчке дөньясында гармония юк. Йөз-кыяфәтен үзгәртсә, эчке дөньясы да үзгәрә дип өметләнә икән бу адымга баручыларның күбесе.
Ә бит ирен кабарту белән генә чикләнмиләр. Көзгегә текәлеп карап утыргач, җыерчыклары да күренә башлый. Аларны ботокс белән тутырырга керешәләр. Тире астына кертелгән ботулотоксин нерв импульсларын тыя. Мускуллар эшләми. Хәрәкәт булмагач, җыерчык та күренми. Артык ботокс кадату нәтиҗәсендә бит чын мәгънәсендә катып калган битлеккә әйләнә. Шул рәвешле йөзендә “үзгәртеп кору”ны тәмамлагач, пропорцияләрнең тигезлеген саклау максатында микән, гүзәл затлар икенче төп матурлык символы саналган күкрәкләрен зурайтырга керешә...

Ирләрнең кысылышы юк
Иң кызыгы, хатын-кызлар авыртулар-сызланулар аша үзгәрүләргә баруын ир-егетләргә ошарга тырышулары, аларның мәхәббәтен, игътибарын яуларга теләве белән аңлата. Әмма шул ук вакытта әлеге ботокс ярышында каршы җенес вәкилләренең (хәтта законлы ирләренең!) фикере иң соңгы урында кала. Ә ир-атлар күпчелек очракта мондый үзгәрешләргә каршы икән.

Валерий, 40 яшь:
“Ир-ат буларак әйтәм: мондый кыяфәтле хатын-кызга без көлемсерәп кенә карыйбыз. Җитди мөнәсәбәтләр турында уйланасыз икән, башка җирләрегезне үзгәртсәгез, ясатсагыз да, иренгә тимәгез! Чөнки кабартылган иренле хатын-кыз җилбәзәк, җиңел генә “бирелә” торган хатын образы тудыра. Иптәш кызларыгыз каршыгызда матур дисә дә, артыгыздан көлә генә. Ә андый кызга өйләнергә, аннан бирәк андый хатын белән кеше арасына чыгарга оялыр идем мин”.

Айрат әфәнде (яшен әйтмәде):
“Кызлар шул коточкыч иреннәр ясатудан туктаса, мин бик шат булыр идем. Кайберсе шулкадәр зурайта, хәтта дикциясе үзгәрә. Косметологка барсалар да, моны кеше сизмәскә тиеш. Нигә артыгын кыланырга, аңламыйм. Иреннәр акыл күрсәткеченә әйләнде кебек: иреннәре зуррак булган саен акылы кыскарак хатын-кызның. Үз-үзенә ышанычы юк икән, ирен ясатканчы, акчасын психологка тотсын”.

Илшат, 29 яшь:
“Күпертелгән иреннәр матур кебек иде ул. Әмма хәзер артык күп. Үзенчәлеге бетте. Социаль челтәрләрдә профильдәге фото-
ларын бутый башладым – барысы бер йөзле. Мин табигый матурлык яклы. Һичъюгы башта аны күрәсе килә. Балаларың кемгә охшаячак икәнен беләсе килә бит”.

Азат, 25 яшь.
“Акыллы булсын, ә иреннәре нинди булуы мөһим түгел. Минем чын иренле кызларым да булды, кабартылган иренлеләре дә. Аерма үз-үзен ярату дәрәҗәсендә генә бугай. Башка аерма күрмәдем. Табигый иреннәр яклыдыр үзем. “Пилмән”нәр дә ошый-ошавын. Аларны үпкәндә кызык. Тик чын матурлык кабатланмый. Ул бер генә экземплярда. Ә косметологның копиркасы аша чыккан йөзләрне тегендә дә күрергә мөмкин, монда да...”

Марат, 36 яшь.
“Ох, гүзәл затлар! Сезне чыннан да аңлап булмый һәм булмас та инде. Сезгә һәрвакыт нәрсәдер ошамаячак. Минем хатынның иреннәре үзенеке. Тик ул, ахирәтләренә карап, косметологка барам, дия башлады. Әлегә кадәр тыеп килдем. Тик ул барыбер үзенекенчә эшләячәк инде. Кем өчен? Белмим”.

Иреннәр шиңәр дә ул...
Ниһаять, сөенче, җәмәгать! Пластик хирургия һәм эстетик медицина өлкәсе белгечләре “пилмән” иреннәргә мода үтүен белдерде. Ирен күпертү популяр процедура исемлегеннән төшеп калган. Хәтта ки, киресенчә, кайчандыр зурайтылган иреннәрне үз кыяфәтенә кайтаруны сорап мөрәҗәгать итүчеләр арта башлаган. Күкрәк зурлыгы (дөресрәге имплант зурлыгы) буенча ярышкан ханым һәм туташларлар да соңгысын кечерәйтә я бөтенләй алдырып ташлый икән.
– Италиядәге пациентларым “Russian lips эшлисезме?” дип сорыйлар. Чит илләрдә күпертелгән иреннәр Русия хатын-кызларына хас дип уйлый башладылар. Чөнки иң күбе безнең илдә ирен ясаталар. Италиядә ханымнар үзләренең яшьрәк вакыттагы фотосын күрсәтсә, Русиядә “миңа шулай кирәк” дип ниндидер билгеле йолдыз фотосын алып киләләр иде. Дөрес, хәзер андыйлар шактый кимеде, хәтта юк дияргә була, – ди Италиядә эшләүче пластика хирургы Иван Гайя. – Мин табигыйлек яклы. Пациентларга яшьлеген сакларга булышам. Матурлыгын ассызыклыйм. Тренд яки мода дип йөзне үзгәртүгә кискен каршымын. Мода бүген – бер, иртәгә икенче төрле була ул. Кайчандыр операция ясатканнар элекке табигый кыяфәтен кайтарырга теләп килә. Тик моны 100 проценты белән эшләү мөмкин түгел. Кызганычка каршы, филлерлар озак вакыттан соң аллергия бирә, формасын югалта. Тәнгә кертелгән матдә вакыт үтүгә йөри башлый. Иреннәргә кертелгән гель бер елдан өскәрәк күчеп, “гиаллурон мыек” барлыкка китерә...
Британия визажисты һәм бьюти-блогеры Мэтью Джеймс сүзләре буенча да, филлерлар антитрендка әйләнгән.
Боларны укыгач, “бер юнәлештә йөгергән халык арасында соңгылар рәтендә булырга курыкма. Барысы да кирегә борылып чаба башлаганда, син беренче булачаксың!” дигән сүзләр искә төште. Төрле сәбәпләр аркасында косметологка барып җитә алмаган, ирен һәм күкрәк кабартмаган хатын-кызларны котларга була. Бүген алар трендта, үзләрен иң чибәрләре дип саный ала!
P.S. Тик озаккамы? Шул ук матурлык өлкәсе белгечләре зур дулкын булып бил нечкәртү модасы (ул нечкәрәк булып күренсен өчен янбашны зурайту) килүен хәбәр итә. Кыскасы, алда бардыр күрәселәр!..

Эльмира Ибраһимова.

Читайте нас: