Барлык яңалыклар

Аерылышуга тагын бер сәбәп...

Гаиләдә ир – хатын, ә хатын ир булырга тиеш түгел. 

pro-investing.ru
pro-investing.ru

Ни заманда яшибез: кайсыбер кешеләр җенесен алмаштырырга җөрьәт итә. Мондый хәлләр элек чит илләрдә генә күзәтелсә, хәзер инде безгә дә килеп җитте.

Әлеге проблема бик җитди. Шуңа бу хәлне закон белән тыярга кирәк дигән фикердә депутатлар. Бу уңайдан республиканың Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутатлары җенесне үзгәрткәндә никахны өзү турындагы законны инде март аенда ук кабул итәчәк.

Төбәк парламентының матбугат хезмәтеннән әйтүләренчә, төзәтмәләрне Башкортстанның Гаилә кодексына кертү планлаштырыла. Документта никахны өзү өчен сәбәпләр исемлеген киңәйтергә тәкъдим ителә. Шулай ук җенесен үзгәрткән кешеләр баланы уллыкка ала алмыйлар, опекун һәм попечитель була алмый.

Мондый әйберләрне законга язарга “сәламәт булмаган көнбатыш йогынтылары” мәҗбүр итә, – ди Дәүләт Җыелышы спикеры Константин Толкачев.

“Никах – ир-ат һәм хатын-кыз берлеге, бу конституцион норма. Әгәр ир яки хатынның берсе җенесен үзгәртсә, бу пар инде гаилә булып санала алмый. Без әлеге норманы, бу темага теләсә нинди спекуляцияләрне булдырмас өчен, Башкортстанның Гаилә кодексына кертәбез”, – дип аңлатма бирде ул.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: