Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
29 февраль , 19:37

Туган көнең 29 февральгә туры килсә...

Әгәр туган көнең 29 февральгә туры килсә нишләргә? 

https://vk.com
https://vk.com

Быел кәбисә елы. Кайсыбер фаразларга ышансаң, имештер, ул елны гаилә корырга, яңа йортка күчәргә, зур эшләр башларга ярамый. Ә инде 29 февральдә никах яки туй үткәрү турында уйлыйсы да түгел икән...

Бу имеш-мимешләр борын вакытларан ук килә. Бездә генә түгел, калган илләрдә дә шундый ышанулар яши. Мәсәлән, Грециядә һәр 5нче пар кәбисә елында өйләнешүдән баш тарта.

Ярый, теге яки бу эшне 29 февральдә эшләмәскә дә була. Ә менә туган көнне сорап алып булмый шул. 29 февральдә туу ихтималы 1461гә 1не генә тәшкил итсә дә, бу көнне туучылар бар. Шуңа аларның туган көннәрен 28 февраль яки 1 март дип язалар.

Икенче яктан, мондый кешеләрнең өстенлеге дә бар. Мәсәлән, АКШның Энтони шәһәрендә ел да 29 февральдә туган кешеләр фестивале билгеләп үтелә, бирегә бөтен дөньядан бу көнне туучылар җыела.

Астрологлар фикеренчә, 29 февральдә туган кешеләрнең үзенчәлекле яклары бар. Имеш тә, алар бу дөньяга ниндидер мөһим мәгълүмат җиткерү өчен җибәрелгәннәр. 

Әйткәндәй, тарихта бер гаиләдә өч буын вәкиленең 29 февральдә дөньяга килү очрагы да бар. Питер Энтони Кео 1940 елның 29 февралендә, аның улы Питер Эрик 1964 елның 29 февралендә, оныгы Бетани Уэлс 1996 елның 29 февралендә туа. Ә Тасмания премьер-министры булган Джеймс Мил Уилсон 1812 елның 29 февралендә туган һәм 1880 елның 29 февралендә якты дөньядан киткән. Шулай да була икән.

Ә без һәр көн Ходай көне дибез, һәм кәбисә елы да, 29 февраль дә матур вакыйгаларга бай булсын дип телибез.

Сез ничек уйлыйсыз?

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: