Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
29 февраль , 15:14

Һәр бала үз ризыгы белән туа

Балалар күбрәк туарга тиеш дигән бурыч куйды ил җитәкчесе.

kolyshley.pnzreg.ru
kolyshley.pnzreg.ru

Бүген, 29 февральдә, Русия президенты Владимир Путин Федераль Җыелышка Юллама белән мөрәҗәгать итә.

Быелгы Юллама тәү чиратта кешеләрнең көндәлек проблемаларын хәл итүгә юнәлтелә. Һәм Путин тәү чиратта гаиләләргә, бигрәк тә балалы гаиләләргә ярдәм итү кирәклеген ассызыклады.

Ул демография мәсьәләсенә тукталып, алдагы алты елда балалар тууны күбәйтүгә ирешергә кирәклеген белдерде.

“Зур күп балалы гаилә дәүләт стратегиясенең юнәлеше булырга тиеш. киләчәк алты елад без балалар тууның тотрыклы артуына ирешергә тиешбез”, – дигән бурыч куйды ил җитәкчесе.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: