Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
4 февраль , 11:57

Ипотека алу өчен күпме хезмәт хакы кирәк?

Бүген үз почмагыңны булдыру бик кыйммәткә төшә. 

golos.id
golos.id

Заманалар ничек кенә үзгәрсә дә, кеше өчен торыр урын мәсьәләсе һәрвакыт актуаль булып кала. Бүген, бар нәрсә акчага корылган заманда, үз почмагыңны булдыру аеруча зур проблемага әйләнеп бара. Чөнки фатирлар бик кыйммәт. Бигрәк тә зур шәһәрләрдә бәяләр буй җитәрлек түгел: аны сатып алу өчен күп кешенең көче дә, хәле дә җитмәскә мөмкин. Хәер, йорт салып керү өчен дә күпме тир түгү белән бергә күпме ачка чыгарып салырга кирәк.

Бер карасаң, кредит-ипотека алу бик җайлы кебек. Телисең икән, кредит акчасына фатир яки машина сатып ал, ял итәргә барып кайт. Әмма керереңнән алда чыгарыңны да уйларга кирәк шул. Кредитларны кайтарып бетергәнче кесәңнән икеләтә-өчләтә күбрәк чыгарып салырга туры киләчәк. Банк әҗәткә акча бирми, ул биреп торганны артыгы белән кайтарырга кирәк.

Әмма күп очракта кредит-ипотекасыз да булмый.  Кредит алу бүген гадәти хәлгә әйләнде. Ләкин, шул ук вакытта, соңгы елларда кредит бурычларын кайтарганда күпләрнең зур проблемалары чыга. Тормышны җайларга алынган кредит гаиләнең икътисади хәлен акрын гына аска тарта башларга мөмкин. Шуңа экспертлар бер кат кисәр алдыннан җиде кат уйларга кирәк дип кисәтә.

Өстәвенә, соңгы вакытта ипотека кредитлары буенча ставкалар да арта бара. 2023 елда Башкортстанда ипотека буенча ставкалар ике тапкырга диярлек – елына 10 проценттан 19 процентка кадәр артты. Бу Русия банкының төп ставкасы артуга бәйле булды. Ә төп ставка берничә тапкыр “сикерде”: узган елның июленнән башлап, ярты ел эчендә 7,5 проценттан ике тапкырга күбрәккә күтәрелде. Болар тагын бер мөһим күрсәткечне – ипотекага фатир сатып алу өчен кирәкле булган керем дәрәҗәсен арттырды.

Уфадагы “Ипотека милли фабрикасы” үзәге җитәкчесе Ольга Садыйкова әйтүенчә, былтыр торакның беренчел базарында квадрат метрның бәясе уртача 15 процентка кыйммәтләнгән: 108, 8 мең сумнан 127,9 мең сумга җиткән. Икенчел базарда хаклар 19 процентка арткан: бер квадрат метр 95 сумнан 116,9 мең сумга менгән.

Бүген Башкортстанда ипотекага фатир сатып алу өчен кирәк булган гаилә кереме 2023 елдан 25 процентка күтәрелгән һәм фатир сатып алырга теләүче гаиләнең керме ким дигәндә 89 мең сумга җитәргә тиеш, ди эксперт. Бу Уфадагы яңа йортта фатирның уртача хакы 5,5 миллион сум һәм беренчел взнос 30 процент дип исәпләгән очракта.

Нәтиҗәдә, кредитларның дәүләт ярдәме булганнарына сорау арткан. Чөнки алар буенча ставкалар түбәнрәк. Әмма дәүләт ярдәмле кредитлар буенча таләпләрне 2023 ел ахырына катгыйландырдылар, шуңа хәзер аны алу да күпләр өчен авырлашты.

Исегезгә төшерәбез: 2024 елның 1 гыйнварыннан ташламалы программа (елына 8 процентлы) буенча фатир алганда беренче взносны фатир хакының 30 проценты күләмендә кертергә кирәк. Элек ул 20 проценттан башлана иде. Моннан тыш, агымдагы елның 1 мартыннан ипотека кредитлары буенча хәвеф коэффициентларына өстәмәләр арта. Үзәк Банктан аңлатуларынча, бу чаралар ипотека базарын “бераз суытуга” һәм гражданнарның кредитларга бату хәвефен чикләүгә юнәлтелә.

Ипотекага кагылышлы соңгы үзгәрешләргә карамастан, быел беренчел базарда да, икенчел базарда да фатирларга сорау әллә ни кимемәс, ди “Ипотека милли фабрикасы” үзәге генераль директоры урынбасары Игорь Жигунов. Әмма ипотека алучыларның портреты үзгәрәчәк, фатирларны нигездә кичектереп тору мөмкинлеге булмаганнар алачак. Шуңа бәйле, ипотека базарында якын елларда, мөлкәтне залогка салып, кредит рәсмиләштерү күренеше артырга мөмкин дип фаразлана. Мондый кредит буенча ставкалар түбәнрәк һәм шартлары да җиңелрәк. Моннан тыш, банк өчен дә хәвеф кими.

Дөнья гел болай гына бармас, диләр экспертлар. Икътисади хәл яхшырса, 2025 елда төп ставка түбәнәергә мөмкин. Ул чакта инде торак базарында да ипотека кредитлары үзгәрәчәк. Бу исә торак шартларын яхшырту мөмкинлекләре артачак дигән сүз. Ә әлегә инде ипотека алуны я бераз кичектереп торырга, я банкка барганчы бик төпле уйларга кирәк.

Әйткәндәй, авыл ипотекасына сорау арткан. Ил буенча авыл ипотекасына сорау бер ел эчендә 6,2 проценттан 9,7 процентка менгән. Башкортстанда 2023 елда 945 кеше авыл ипотекасы алган. Гомум сумма 3,047 миллиард сум булган. Әлеге ипотека буенча лимитның 3 миллионнан 6 миллион сумга кадәр арттырылуы аңа ихтыяҗны тагын да үстергән. “Авыл ипотекасы” программасы 2020 елдан эшли һәм гражданнар авыл җирендә шәхси йорт сатып алу яки төзү өчен ташламалы ставка буенча кредит ала ала. Ташламалы ставка елына 3 процентка кадәр тәшкил итә.

***

Шунысын да әйтергә кирәк: 2023 елда Башкортстанда 3,3 миллион квадрат метрдан күбрәк торак төзелгән.

“Мондый саннарның булганы юк иде әле. Өченче ел рәттән без үзебезнең рекордларны узып китәбез. Ел нәтиҗәсе буенча, Идел буе федераль округында – икенче, Русиядә җиденче урындабыз”, – ди төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров.

Иң күп торак Уфада (2023 елда 1,2 миллионнан күбрәк квадрат метр торак файдалануга тапшырылган) төзелә. Аннан кала Стәрлетамак (116 мең квадрат метр) һәм Октябрьский (89 мең квадрат метр) шәһәрләре тора. Районнар арасында лидерлар – Уфа, Иглин һәм Стәрлетамак районнары.

Язгөл САФИНА.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: