Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
17 гыйнвар , 15:06

Әмир, Тимур һәм Матвей...

Сездә дә бу исемнәр бик популярмы?

triptonkosti.ru
triptonkosti.ru

Башкортстанда узган 2023 елда малайларга иң күп кушылган исемнәр Әмир һәм Тимур булган.

Әмир – 570, Тимур – 415, Матвей исеме 398 тапкыр кушылган. Шулай ук Марк (396) һәм Эмир (388) да популяр исемнәр рәтенә кергән.

Кызларга күбрәк Әминә (454), Сафия (420), Амелия һәм Ева (411) исемнәре сайланган.

Бик сирәк очрый торган, хәтта ки колакка ятыш булмаганнар исемнәр дә кушканнар. Кызлар арасында иң сирәк очраган исемнәр – Хината, Зулия, Марисабэль, Ринада һәм Корнэлия. Малайлар өчен Әсәдулла, Гарник, Абдумалик, Давит һәм Анвер исемнәрен сайлаучылар булган.

Ә бит исем кешенең язмышына йогынты ясый, диләр. Сез бу фикер белән килешәсезме? 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: