Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
30 декабрь 2023, 14:35

Яхшысы күбрәк булдымы, начарымы?

2023 ел сезнең өчен нинди булды? 

fotoxcom.ru
fotoxcom.ru

Яңарак Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге “Русиядә 2023 елның төп вакыйгасы нинди булды” дигән, сораштырулар үткәргән. Ил халкы төп өч вакыйганы атаган. Беренчесе – махсус хәрби операция, икенчесе – илдәге икътисади хәлнең үзгәрүе, өченчесе – Президент Путинга бәйле чаралар.

Әйе, ел вакыйгаларга бай булды. Бу, һичшиксез, кешеләрнең күңел торышына йогынты ясый. Җавап бирүчеләрнең 53 процентының ел эчендә яхшы кәефле чаклары күп булган. Хаклык фикерен өйрәнүчеләр әйтүенчә, бу – соңгы 17 елда тарихи рекорд! Былтыр ул 38 процент кына булган. Быел халыкның 34 процентының кәефе бер чама булса, 11 проценты төшенкелектә яшәгән. Соңгысы да – рекорд. Чөнки узган ел 22 процент русияленең кәефе начар булган. Моның сәбәбе – махсус хәрби операция.

Ел нәтиҗәсенә килгәндә, сораштыруларда катнашучыларның 66 проценты бу ел Русия өчен бик авыр булды дип исәпли. “2023 ел шәхсән сезнең өчен нинди булды” дигән сорауга 57 процент – “яхшы”, 43 процент “авыр” дип җаваплаган.

“Халык фикерен өйрәнү нәтиҗәләренә гомум бәя бирсәк, быел тискәре уйларның кимүен күрәбез. Кешеләрдә илдә барган хәлләргә аек бәя бирү арта. Халык 2024 елга өмет белән яши. Ил халкының 45 проценты алдагы елда җиңү булыр дип көтә. Көрчектән чыгуга, икътисадның үсүенә, тормыш сыйфаты яхшыруга һәм тотрыклылыкка өметләр арта”, – ди Үзәк җитәкчесе Валерий Федоров.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: