Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
4 ноябрь 2023, 18:21

Безнең көчебез нәрсәдә?

“Безнең күпмилләтле һәм күпконфессияле җәмгыятьне какшатырга омтылалар. Моның өчен ялган, коткы тарату кебек төрле алымнарны кулланалар”, – ди ил җитәкчесе.

indasil.club
indasil.club

Бүген – Халыклар бердәмлеге көне. Быел без аны 18нче тапкыр билгелибез.

Дөресен әйтергә кирәк: тәүге мәлләрдә күпләр бу бәйрәмне өнәп тә, аның асылына төшенеп тә бетмәде. Аның Бөек Октябрь социалистик революциясен алмаштыруы да Советлар чоры балаларының күңеленә хуш килмәде булса кирәк. Хәтта ил президенты Владимир Путин үзе дә башта бу бәйрәмгә икеләнеп караган. Истәлекле көннәр болай да күп, монысын булдыру кирәкме икән соң дип уйланган ул. “Бераздан бу бәйрәмнең үткәннәргә бәя бирер өчен кирәклеген аңладым. Әгәр тарихка күз салсак, шуңа инанабыз: без бердәм булганда зур җиңүләргә ирешкәнбез, ә таркау булган чакта фаҗигаләр, миллионлаган гражданнарыбызга газаплар кичерергә туры килгән, ялган кыйммәтләр һәм гомумдәүләт бәласе белән очрашканбыз”, – ди ил башлыгы. Шуңа бу бәйрәм, күптөрле булсак та, үзебезне бердәм халык икәнлегебезне аңлау өчен кирәк, дип исәпли ул. Чөнки әлеге бәйрәмнең тарихы нәкъ бердәмлекнең зур көч икәнлеген дәлилли.

Тарих сөйли

Ә тарих болай була: XVII гасыр башында Русия өчен хәвефле чор башлана. Патша династиясе “өзелгәннән” соң, күп кенә боярлар рус тәхетенә ия булырга омтыла. Халык үзенең бердәмлеген югалта. Рус җирләре дошманнар өчен җиңел табышка әйләнә. Русия байлыгына ия булырга өметләнүче поляк гаскәрләре, ил эчендә бердәмлек булмаудан файдаланып, Мәскәү Кремлен үз кулларына төшерә. Үзләренең патшаларын тәхеткә мендерү теләге белән яналар. Шунда 1611 елның сентябрендә Түбәнге Новгородның земский старостасы, этник татар Кузьма Минин илне азат итү өчен ополчение – гаскәр төзергә чакырып, халыкка мөрәҗәгать итә. Акча җыярга өнди. Хәрби ихтыяҗлар өчен үзе тәү башлап зур суммада акча бирә. Ополчениенең хәрби җитәкчесе итеп бертавыштан князь Дмитрий Пожарский билгеләнә.

1612 елның гыйнварында ополчение Түбәнге Новгородтан Мәскәүгә юнәлә. Юлда аларга байтак кеше кушыла. 1612 елның 4 ноябрендә (иске календарь буенча 22 октябрьдә) 15 меңләп кешедән тупланган гаскәр Кремльне штурм белән яулап ала һәм полякларны Мәскәүдән куып чыгара.

Башкала азат ителгәннән соң Русиядә дәүләт хакимиятен торгызу, яңа патша сайлау мәсьәләсе килеп баса. 1613 елның гыйнварында Мәскәүдә 700ләп кеше катнашында Олы җыен үткәрелә. Айдан артык фикерләшкәннән соң тәхеткә Романовлар династиясенең беренче вәкиле – 16 яшьлек Михаил Федорович утыра.

Кузьма Минин һәм Дмитрий Пожарский патша тарафыннан бүләкләнә. Дмитрий Пожарскийга – бояр чины, Кузьма Мининга дворян чины бирелеп, алар зур гына вотчинага ия була.

Шулай итеп, әлеге җиңү төрле милләт, төрле катлам кешеләре бердәм булып күтәрелгәндә теләсә нинди дошманны җиңә алырлык зур көчкә әверелүен исбатлый. Аннан соң да бердәмлекнең җиңелмәс көч икәнлеген күп вакыйгалар дәлилли. Моның соңгы ачык мисалы Бөек Ватан сугышы булды. СССР чорында да төрле милләт кешеләре бергә тупланып, бер зур гаилә булып яшәде.

Дошман йокламый

Русия кебек зур ил халкының үзара дус һәм тату яшәвенә көнләшеп караучылар аз булмаган. “Кара уй” белән янучылар Уинстон Черчилльнең “Русияне көч белән җиңеп булмый, әмма аны эчтән җимерергә мөмкин” дигән сүзләрен девиз итеп ала һәм шул юнәлештә эш алып бара.

Ни кызганыч, “тимер пәрдәләр” ачылып, Көнбатыш һәм океан арты дәүләтләренең йогынтысы безнең тарафка ныграк үтеп кергән саен илдә таркаулык тамыр җәя башлады. Ә үз фикерендә ныклы тормаган халыкка ялган һәм чит идеяләрне тагу озак түгел. Әгәр СССР сакланып, әле дә бер йодрыктай яшәсәк, бәлки, бүген Украина белән конфликт та килеп тумас иде. СССР дәүләте ил эчендә фашизм идеяләре таралуга юл куймас иде, мөгаен...

Бүген дә Русия эчендә җәнҗал чыгаруга, халыкны бер-берсенә каршы куярга тырышуларны үзебез күреп торабыз. Шушы көннәрдә Махачкалада булган хәл дә – моның дәлиле. Исегезгә төшерәбез: социаль челтәрләрдә, янәсе дә, Дагыстан башкаласына “Израиль качаклары” белән рейс килә дип, кешеләрне каршылык акциясенә чыгарга өндәгән хәбәрләр тарала. Нәтиҗәдә, үткән якшәмбе, 29 октябрьдә, Махачкала аэропортында күп кеше катнашлыгында тәртипсезлекләр башланды. Коткыга бирелеп, урамга чыгучылар аэропорт эченә бәреп керделәр, очып китү-җиргә төшү полосаларына йөгереп чыктылар һәм Тель-Авивтан килгән очкычны уратып алдылар. Төрле саннар буенча, тәртипсезлекләрдә барлыгы бер меңнән күбрәк кеше катнашкан, диделәр.

Дагыстан башлыгы Сергей Меликов әйтүенчә, коткыга бирелүчеләрнең кыланышлары аркасында Дагыстан үз үсешендә артка тәгәрәгән кебек булды. Ул тәртипсезлекләрдә гаепләнүчеләргә карата бернинди жәлләү дә булмаячак, дип кисәтте.

Владимир Путин әлеге хәл буенча 30 октябрьдә киңәшмә үткәрде. “Махачкаладагы вакыйгалар буенча социаль челтәрләр аша коткы таратылган. Ул Украина территориясеннән, көнбатыш махсус хезмәтләре агентуралары куллары белән эшләнгән”, – диде президент. Ул шулай ук Вашингтонны Русияне эчтән таркатырга теләүдә гаепләде. “Сугыш яланында уңышка ирешә алмагач, (АКШ) безне, Русияне эчтән таркатырга, көчсезләндерергә һәм фетнә таратырга тели”, – диде. Аның әйтүенчә, әлеге вакытта Якын Көнчыгышта барган бәрелешләрне дә Русиягә каршы кулланырга тырышалар. “Безнең күпмилләтле һәм күпконфессияле җәмгыятьне какшатырга омтылалар. Моның өчен, күрүебезчә, ялган, коткы тарату, психологик һәм мәгълүмат технологияләрен – төрле алымнарны кулланалар”, – дип аңлатты Путин.

Дөнья болгана...

Бүген, гомумән, бар дөньяны болгату сәясәте бара. Президент бу хакта үткән атнада дини конфессияләр җитәкчеләре белән очрашуда да әйтте. “Мөселманнарны яһүдләргә өстерәләр, шигыйларны – сөнниләргә, православие динендә булганнарны котоликларга каршы куялар. Европада мөселманнарның изге урыннарын җимерүгә һәм вандаллыкка күз йомалар. Кайсыбер илләрдә кулларында Холокост корбаннары каны булган нацист җинаятьчеләрне рәсми дәрәҗәдә ачыктан-ачык данлыйлар. Минемчә, мондый гамәлләрнең максаты – дөньяда тотрыксызлыкны арттыру, мәдәниятләрен, халыкларны, диннәрне бер-берсеннән аеру. Ә болар артында “аер һәм хакимлек ит” принцибы ята”, – диде ил башлыгы.

“Теге дәүләтләр” дөньяда барган бәрелешләр Русиягә дә кагылсын, аны да җимерсен дип телиләр, ди Путин. Шуңа ул бүген төбәкләр, иҗтимагый оешмалар, партияләр җитәкчеләре, дин әһелләре иңендә Русиянең киләчәге өчен җаваплылык ята дип белдерде. Ә илдә дәүләтчелекнең нигезе – ул милләтләр һәм конфессияләр арасындагы татулык дип басым ясады Президент. “Тагын бер тапкыр ассызыклыйм: без – бер халык, безнең Ватаныбыз берәү. Аның иминлеге һәм хәвефсезлеге өчен барыбыз да җаваплы”, – дип катгый белдерде ул.

Әлеге очрашуда халыклар бердәмлеге – Русиянең уникаль сыйфаты дигән фикерләр яңгырады. “Кайсыбер күп кенә илләрдә күпмилләтле яки күпконфессияле уртак проектлар булмавы турында әйтеп торасы да түгел. Аларда хәтта бергәләшеп бер өстәл артына җыела алмыйлар. Бездә, Ходайга шөкер, мондый традицияләр күп еллар буена килә һәм соңгы чорда аеруча әһәмиятле була баралар”, – диде раввин Лазар.

Уйланыр өчен

Әлбәттә, тышкы дошманга каршы тору өчен илнең көчле булуы кирәк. Русия кебек искитмәле зур, 190нан артык милләт вәкиле яшәгән ил өчен бу аеруча мөһим. Ә илне милләтләр һәм төрле дин вәкилләре арасындагы үзара бердәмлек һәм татулык кына көчле итә. Моның өчен илдә һәр халык, һәр милләт, һәр дин үзен тигез хокуклы итеп тоярга тиеш. Бу җәһәттән, ни кызганыч, кайсыбердә каршылыклар килеп чыга. Әйтик, туган телләрне укытуларны кыскарту, тарихны бозып күрсәтүләр... Сер түгел, әлегә кадәр тарих дәреслекләрендә илебездә гомер итүче кайсыбер халыкларны, кире итеп тасвирларга тырышу очраклары булды. Ә бит эчтән дошман эзләү яхшылыкка илтми. Уку китапларында дөреслек һәм тигезлек сакланырга тиеш. Монда халыкларны, милләтләрне, диннәрне беренче дәрәҗәдәге, иң әһәмиятлесе һәм әһәмиятле булмаган дип бүлү бер киртәгә дә сыймый. Халыкны халык иткән тел, әдәбият, мәдәният, тарих  – болар зур тема һәм аларны әлеге язма кысаларына сыйдырып булмас, мөгаен. Шулай да юл уңае әйтеп китү кирәктер.

Илдә халыклар бердәмлеге турында һәрчак уйланырга, милли мәсьәләләрне һәрдаим, тирәнгә җибәрмичә кайгыртырга кирәк, минемчә. Тигезлек булган җирдә генә бердәмлек була.

***

Ә шулай да бу вакытта күңел Октябрь бәйрәмен көтә. Бөек Октябрь социалистик революциясен кайсыберәүләр халык хәтереннән җуеп ташларга теләсәләр дә, күпме буын өчен ул канга сеңгән бәйрәмгә әверелде. Чөнки аның идеологиясе көчле иде. Аның нигезендә тигезлек һәм бердәмлек ята иде.

Безнең көчебез нәрсәдә?
Безнең көчебез нәрсәдә?
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: