Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
8 сентябрь 2023, 10:17

Агач суүткәргеч тапканнар

Ул 100 ел элек салынган булган!

https://vk.com/r.f.gazizov
https://vk.com/r.f.gazizov

Стәрлетамакта “СтерлитамакВодоКанал” хезмәткәрләре су торбаларын алмаштырганда агач суүткәргеч тапкан. Бу хакта шәһәр башлыгы Рөстәм Газизов үзенең ВКонтактедагы сәхифәсенә язган.

“Археологлар бәяләвенчә, бу суүткәргечкә якынча 100 ел. Ул карагайдан (литсвенница). Бу агач дымга чыдам, шуңа бүгенге көнгә кадәр яхшы хәлдә сакланган”, – ди мэр.

Аның әйтүенчә, Стәрлетамакның 1941нче елгы картасы бу урында чынлап та шәһәр суүткәргече булуын раслый.

Рөстәм Газизовның әлеге посты астында күп кенә комментарийлар калдырганнар. Алар арасында “Элек алдынгы технологияләр булмаган, ә гасырлар буена сакланырлык итеп төзегәннәр”. “Бүген шулкадәр технология, ә сыйфат юк дәрәҗәсендә”, “Бу суүткәргечне төзүчеләргә хөрмәт һәм респект”, “Ничек яхшы сакланган”, “Искиткеч” дигәннәре бар.

Чынлап та гаҗәпләнерлек шул...

 

 

Агач суүткәргеч тапканнар
Агач суүткәргеч тапканнар
Агач суүткәргеч тапканнар
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: