Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
7 сентябрь 2023, 14:07

Амбарга ашлык кайта

Ягулык материалларына, ашламаларга хаклар үсеп торганда, иген хакы нишләптер артмый?..

https://vk.com/radiyhabirov
https://vk.com/radiyhabirov

Урып-җыю эшләре җайлып булса да, тәмамлануга таба бара. Республикада бөртеклеләр һәм бөртекле-кузаклыларның 80 процентка якыны чабылган, суктырылганының саны да шул чамага җитә яза.

Әлегә 2,5 миллион тонна иген җыеп алынган. Уңышның уртача күрсәткече – гектарыннан 19,6 центнер. Тагын якынча 1 миллион тонна иген җыеп аласы бар, диде бу атна башында Илшат Фазрахманов.

Авыл хуҗалыгы министрлыгының соңгы мәгълүматлары буенча, 14 районда урак эшләре ахырына якынлаша. Аларда мәйданнарның 80 процентка якынында уңыш җыеп алынган. Тагын да 27 районда чәчү мәйданнарының яртысыннан күбесендә эшләр тәмамланган.

Урак белән беррәттән аграрийлар басуларга уҗым культуралары чәчә. Бүгенгә планның яртысы диярлек үтәлгән. 36 районда майлы культуралар – рапс, горчица, җитен җыялар.

Әлшәй, Дәүләкән һәм Кушнаренко районнарында шикәр чөгендерен чыгара башлаганнар. Шуңа бу атнада Чишмә һәм Раевка шикәр заводларында да эш башлана.

Хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә билгеләнүенчә, складларда былтырдан калган миллион ярым тонна ашлык саклана. Шуңа бәйле, бүген игенне саклау урыннары җитмәү мәсьәләсе кискен тора. Бу уңайдан төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров саклагычлар төзергә теләге булган эшкуарларга финанс ярдәм итү программасы булдырырга кирәктер дигән фикерен җиткерде.

Әйткәндәй, шул уйга сала: ягулык-майлау материалларына, запас частьларга, ашламаларга хаклар үсеп торганда, иген хакы нишләптер артмый, хәтта урак вакытында очсызлана да әле. Һәрхәлдә, бүген аграрийлар иген сатып табыш ала алмый. Ләкин икмәк бәяләре артканнан-арта бара бит...

 

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: