Барлык яңалыклар

Инвалид коляскасы бирмәгәч

Мүкәләүдән башка чарасы булмаган, күрәсең...

smartik.ru
Фото:smartik.ru

 

Каменск-Уральскида инвалид коляскасы бирүдән баш тарткач, аяклары сынган ир табиб кабинетына кадәр мүкәләп барырга мәҗбүр булган.

Бу хәлне (әлбәттә инде!) видеога төшергәннәр. Хатыны төшергән роликтан күренүенчә, ир травматология бүлеге баскычларыннан мүкәли.

“Сөйрәп кенә алып керербез дигән идек, әмма булдыра алмаячагыбызны аңладык. Кулларына  – бияләйләр, тезләренә шлепанцы кидердек. Ирем көчле минем, үзем мүкәләп барам диде”, – дип аңлата хатыны. Соңрак персонал хатынны күргән һәм видеога төшерүне туктатуны сораган.

Ир  антенна урнаштырганда 4 метр биеклектән егылып төшеп имгәнгән. Туганнары аны травмпунктка илткән. Ирнең туганы абыйсы өчен инвалид коляскасы сораган, әмма аңа медиклар бирмәгән. Хатын сүзләренчә, аларны чиратта алырга  кушканнар, нәтиҗәдә ирнең туганнарының берсе җәнҗал куптарган, табиблар сакчыларны чакырган.

Табиб кабул иткәч, ирнең ике табаны сынганлыгы ачыкланган. Тавыш куптаргач, иргә, ниһаять, коляска биргәннәр. Аны шул коляскага утыртып машинага кадәр илткәннәр. Тиздән җәрәхәтләнгән иргә  операция ясарга тиешләр.

Кызганыч, әмма факт. Безнең илдә күп тиешле нәрсәне даулап, тавыш куптарып сорап алырга туры килә. Шуңа да кешеләр фото-видеоларга төшерә инде, ничек тә булса үзен һәм якыннарын яклар, саклар өчен... 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: