Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
19 октябрь 2022, 12:15

Иң бай кешеләр кайсы илдә яши?

Ә сез, 100 миллион доллар акчагыз булса, кайсы илдә яшәр идегез?

forexdengi.com
forexdengi.com

Дөньяның иң бай кешеләрен санаганнар.

Британиянең “Henley & Partners” консалтинг компаниясеннән хәбәр итүләренчә, бүген дөньяда байлыгы 100 миллион доллардан арткан 25490 центимиллионер бар. Аларның 37 проценты яки 9730 кеше АКШта яши. Череп баеганнарның 2021е – Кытайда һәм 1132се Һиндстанда көн итә. Дүртенче урында Бөекбритания килә: биредә 968 кеше иң бае дип исәпләнә, бишенче баскычта 966 центимиллионеры булган Германия тора.

Алар артыннан Швейцария (808 кеше), Япония (765), Канада (541), Австралия (463) килә. Беренче унлыкка Русия дә кергән. Безнең илдә 435 кеше дөнья байлары исемлегенә эләккән. Русиядән кала Франция (380) һәм Италия (298) килә.

Тикшерүчеләр әйтүенчә, соңгы елларда Азия илләрендә үтә дә байларның артуы күзәтелә.

“Кытай һәм Һиндстанның центимиллионерлары тиздән Европа һәм Америка байларының борынына чиртәчәк ”, – диләр рейтинг авторлары

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: