Спорт
16 Сентября , 04:44

Башкортстан Республикасы командасы Анапада беренче урын яулады!

Башкортстан Республикасы җыелма командасы Анапада узган Бөтенрусия көрәш сәнгате уеннарында уңышлы чыгыш ясады.

Башкортстан Республикасы командасы  Анапада беренче урын яулады!Башкортстан Республикасы командасы  Анапада беренче урын яулады!
Башкортстан Республикасы командасы Анапада беренче урын яулады!

 14-16 сентябрь көннәрендә Анапада Бөтенрусия яшүсмерләр көрәш сәнгате уеннары уза. Башкортстан Республикасы җыелма командасында Чакмагыш беренче урта мәктәбе укучылары чыгыш ясады һәм югары нәтиҗәләр күрсәтте.

Чакмагыш беренче урта мәктәбе укучылары Эвелина Еникеева (48 кг), Рада Ильясова(52кг) – алтын, Данил Шәрифуллин (52кг), Наил Әхмәдиев(60кг)– көмеш, Рамил Солтанов (48кг), Айвар Әһәлетдинов (52кг) бронза медальләрен яулады.

Уен нәтиҗәләре буенча беренче урынны Башкортстан Республикасының җыелма командасы яулады. Икенче урында - Краснодар өлкәсе, өченче урын-Кырым.

 

 

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас