

Пермьдә өч көн дәвамында Идел буе федераль округы командалары 15 юнәлештә көч сынаштылар: интеллектуаль турнирлардан һәм иҗади конкурслардан алып спорт дисциплиналарына кадәр. Быел яңа сынаулар да барлыкка килде: аркан тартышу, һөнәри осталык конкурсы һәм видеороликлар конкурсы.
Проект Идел буе округының 14 төбәгеннән җыелма командалар составында 420 катнашучыны берләштерде – болар икътисадның реаль секторы предприятиеләренең 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшь белгечләре, шулай ук балалы яшь гаиләләр.
Башкортстаннан 29 кеше – республиканың әйдәп баручы предприятиеләре хезмәткәрләре чыгыш ясады. Гомумкоманда зачетында Башкортстан командасы алтынчы урынны алды.
Башкортстанның яшьләр сәясәте министры Вито Сабиров билгеләп үтүенчә, безнең округның эшләүче яшьләре өчен “МолоТ” проекты яшь белгечләргә үзләрен яңа юнәлешләрдә сынап карарга, берләшергә һәм шәхси үсешкә өстәмә адымнар ясарга менә дигән мөмкинлек.
– Безнең республика командасы округ этабында лаеклы нәтиҗәләр күрсәтте, ә иң мөһиме – команда рухы һәм кәефе. Алынган тәҗрибәне исәпкә алып, предприятиеләрнең яшьләр активлары белән бергә проектның киләсе сезонына әзерләнәчәкбез, – дип ассызыклады министр.
Башкортстан командасының гаилә эстафетасында иң яхшы нәтиҗәсе – делегация, республиканың зур һәм тату гаиләләренең бердәмлеген һәм бердәм рухын күрсәтеп, икенче урынны алды. Шулай ук “мини-футбол” дисциплинасында Башкортстан яшьләре иң яхшы өчлеккә керде.
Бу хакта тулырак сылтама буенча укый аласыз.