Спорт
10 Августа , 12:30

Спорт мәктәпләре яңа автобуслы булдылар

10-18 август көннәрендә Уфада фехтование үзәгендә Русия халыклары Спартакиадасы кысаларында фехтование буенча ярышлар планлаштырылган. 
Бүген, чараны ачу тантанасында Республиканың спорт министры Руслан Хәбибов спорт мәктәпләренә яңа автобуслар алу өчен сертификатлар тапшырды.
 Бишбүләк районының "Парус" спорт мәктәбе, Башкортстан Республикасының теннис буенча олимпия резервы спорт мәктәбе һәм фехтование буенча олимпия резервы Уфа спорт мәктәбе директоры яңа автобуслы булдылар. 
БР спорт министры Руслан Хәбибов билгеләп үткәнчә, әлеге автобуслар «Физик культура һәм спортны үстерү» дәүләт программасы кысаларында сатып алынган.

Автор фотолары. 

Автор:Ләйсән Каспранова
Читайте нас