Спорт
30 Июля , 09:55

Республика Русия халыклары спартакиадасына әзерлекне төгәлләде

Башкортстанда елның төп спорт вакыйгаларының берсе уза.  

Евгений Буров.  БРның Спорт министрлыгыннан.Евгений Буров.  БРның Спорт министрлыгыннан.
Фото:Евгений Буров. / БРның Спорт министрлыгыннан.

Тиздән илнең иң көчле спортчылары югары дәрәҗәдәге осталык, көчле характер һәм җиңүгә омтылыш күрсәтү өчен стартка чыгачак.

Беренче медальләр 1 августта велосипед спортында һәм триатлонда уйнатылачак.

"Мондый дәрәҗәдәге ярышларны кабул итү безнең өчен зур мәртәбә. Без катнашучылар үзләренең иң яхшы нәтиҗәләрен күрсәтсен, ә тамашачылар көчле һәм компромиссыз көрәшнең шаһиты булсын өчен барлык кирәкле шартларны тудырырга тырыштык. Республика халкын һәм кунакларны спортчылар өчен җан атарга һәм бергәләп зур спорт бәйрәменең бер өлеше булырга чакырам", – дип билгеләп үтте БР Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары –  спорт министры Руслан Хәбибов.

Велосипед спорты (шоссе) буенча ярышлар республиканың Чишмә районы трассасында узачак. Старт Келәш авылына керү юлында биреләчәк. Шәхси ярыш кысаларында спортчыларга 25 км араны үтәргә туры киләчәк. Ярышлар 11:00 сәгатьтә башлана.

Шул ук көнне, 1 августта, Уфаның Тёплое күлендә триатлон буенча ярышлар узачак. Мультиспорт ярышы өч этаптан торачак: йөзү, велоузыш һәм йөгерү. Ул 20 елдан артык җәйге Олимпия уеннары программасына кертелгән классик дистанция буенча узачак. Ул 1,5 км.га йөзүне, 40 км.га велосипедта узышуны һәм 10 км.га йөгерүне үз эченә ала.

Ачылу тантанасы 8:40 сәгатькә планлаштырылган. Беренче старт  – 9:00 сәгатьтә.

Белешмә өчен:

Русия халыклары Спартакиадасы – Олимпия циклына милли җыелмаларны формалаштыруның төп этапларының берсе, аерым алганда, әлеге ярышларны 2028 елда АКШ Олимпия уеннарында катнашу өчен сайлап алу ярышлары дип санарга мөмкин. Башкортстан спортның алты төре буенча ярышлар кабул итәчәк, ә республикага спортчыларны, тренерларны, белгечләрне һәм судьяларны да кертеп, якынча 1 500 катнашучы киләчәк. 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас