Спорт
23 Июля , 16:21

Тиздән Уфада Русия халыклары Спартакиадасы ярышлары узачак

Фотоны Спартакиада оештыручылары тәкъдим итте.Фотоны Спартакиада оештыручылары тәкъдим итте.
Фото:Фотоны Спартакиада оештыручылары тәкъдим итте.

Уфа Русия халыклары Спартакиадасының төп этапларының берсен –31 июльдән 30 сентябрьгә кадәр илнең берничә спорт аренасында узачак масштаблы турнирны – кабул итәргә әзерләнә, дип хәбәр итә ярышларны оештыру комитеты.

Уфа объектларының иң көчле атлетлар стартын уздыруга әзерлеген спорт дирекциясенең эш төркеме раслады инде. Бу вакыйга илебезнең спорт тормышында иң әһәмиятлеләрнең берсе генә түгел, ә 2028 елгы Олимпия уеннарына әзерләнәчәк милли җыелмаларны формалаштыру өчен сайлап алуның төп этабы да булып тора, – бу хакта элегрәк РФ спорт министры, Русия Олимпия комитеты рәисе Михаил Дегтярев белдерде һәм Спартакиадада уңышлы чыгыш ясау спортчыларга Русия җыелма командасы составына туры юл ача дип ассызыклады.

Ярышлар программасына барлыгы 43 спорт төре кертелгән, алар буенча турнирлар РФнең җиде субъектында – Башкортстанда, Татарстанда, Калининград, Самара, Свердловск, Омск һәм Чиләбе өлкәләрендә узачак. Катнашучыларның гомуми саны 12 меңнән артып китәчәк, шул исәптән 8100гә якын спортчы, 2600 тренер һәм белгеч, 1800 спорт судьясы.

Бу хакта җентекләбрәк сылтама аша укый аласыз.

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас