Спорт
30 Июня , 07:36

ГТО комплексына беспилотниклар белән идарә итүне кертәчәкләр

Олег Яровиков.Олег Яровиков.
Фото:Олег Яровиков.

Башкортстанда ГТО комплексына пилотсыз очкычлар белән идарә итүне кертәләр. БР Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итүенчә, республика бу проект өчен пилот төбәге булачак.

"Минем совет балачагым чорыннан бирле „Хезмәткә һәм оборонага әзер“ системасы – илдә физик әзерлекнең иң нәтиҗәле массакүләм программаларының берсе. Бүген ул „Русия спорты“ дәүләт программасы кысаларында үсә, – дип хәбәр итте республика Башлыгы. – Сүз уңаеннан, Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча тиздән комплекска яңа дисциплина – БПЛА идарәсен кертәчәкләр. Башкортстан монда – сынау төбәкләренең берсе. Ә әлегә нормативларны иске программа буенча тапшырырга мөмкин. Иң мөһиме – бөтенләй бушлай. Моның өчен бездә республика буенча 66 үзәк ачылды”.

Радий Хәбиров билгеләвенчә, республика власте спорт инфраструктурасын эзлекле рәвештә үстерә – бөтен төбәктә зур спорт үзәкләре, ФОКлар, бассейннар төзелә, ГТО мәйданчыклары урнаштырыла.

Төбәк җитәкчесе шулай ук пенсионерлар өчен уникаль мөмкинлек турында искә төшерде. 60 яшьтән өлкәнрәк булган, ГТОның алтын, көмеш яки бронза билгесен алган кешеләргә республикада физкультура-спорт оешмаларына бушлай йөрү өчен сертификатлар бирелә. Әлеге проект буенча физкультура-савыктыру хезмәтләрен күрсәтүгә сертификатлар шулай ук инвалидларга һәм 6-17 яшьлек сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга, нормативларны үтәгән инвалидлык ветераннарына каралган. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас