Спорт
10 апрель , 14:43

Башкортстан – спорт төбәге

Радий Хәбиров Рима Баталова исемендәге XII нче "Милләт яшьлеге" иҗтимагый премиясен тапшыру тантанасының хөрмәтле кунаклары белән очрашты.

Рәдиф Фаткуллин.Рәдиф Фаткуллин.
Фото:Рәдиф Фаткуллин.

"Милләт яшьлеге" премиясен тапшыру тантанасының хөрмәтле кунаклары Уфага килде.
10 апрельдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Рима Баталова исемендәге XII нче "Милләт яшьлеге" иҗтимагый премиясен тапшыру тантанасының хөрмәтле кунаклары белән очрашты.
Республика Башлыгы премия фонды җитәкчесе Рима Баталовага милли спортка фидакарь хезмәте һәм республика спорт индустриясен үстерүгә керткән зур өлеше өчен рәхмәт белдерде. Ул Башкортстанның ике тапкыр Русиядә иң спорт өлкәсе дип танылганын искә төшерде.

"Без спорт инфраструктурасын үстерүгә күп көч куябыз. Республикада хәзерге вакытта 10 спорт корылмасы төзелә. Планнар арасында зур җиңел атлетика манежы төзү дә бар, һәм без бу уңайдан Президентка да мөрәҗәгать иттек. Бу мәсьәләдә федерациянең ярдәменә дә өметләнәбез. Быел без Бөтенрусия Федерациясе ярдәме белән өстәл теннисы үзәге төзелешен башлыйбыз. Кешеләребездә спортка тартылу булуын күрәбез. Көрәш сараенда хәзерге вакытта 1500 бала шөгыльләнә, һәм анда 22 спорт төре популярлаштырыла. Бу процессны җайга салу бик мөһим. Безнең республика күләмендәге "Авыл тренеры" проекты федераль "Земский тренер" проектының нигезен тәшкил итте. Белгечләрне, шул исәптән башка төбәкләрдән дә җәлеп итү өчен, "Шәһәр тренеры" проекты 2024 елдан башлап гамәлгә ашырыла", - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.
Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары һәм Русия Өстәл теннисы Федерациясе Президенты Александр Бабаков Радий Хәбировка республикада спортны үстерүгә шәхси игътибары өчен рәхмәт белдерде.
"Мондый ярдәмне һәр төбәктә дә тоя алмыйбыз. Республикада без зур үзгәрешләр күрәбез; кешеләрнең туган республикасында яшәргә һәм эшләргә теләвен күрәбез. Сез төбәкнең социаль үсешенә аңлы рәвештә игътибар итәсез. Моның өчен без аеруча рәхмәтле", - диде Александр Бабаков.

Очрашудан соң кунаклар Уфа шәһәренең “Башкортстан” дәүләт концертлар залында оештырылган бүләкләү тантанасына җыелдылар. “Милләт яшьлеге” ижтимагый премиясе 2014 елда Русия Дәүләт Думасы депутаты, 13 тапкыр Паралимпия чемпионы Рима Баталова башлангычы белән гамәлгә куелган иде. Ел саен аны Паралимпия спортын үстерүгә өлеш кертүче сәламәтлек мөмкинлекләре чикле спортчыларга, тренерларга һәм иганәчеләргә, шулай ук үзенчәлекле кешеләрнең социаль адаптациясе мәсьәләләрен актив яктыртучы киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә тапшыралар. Җиңүчеләрне “Ел алгарышы”, “Чикләрсез спорт”, “Паралимпия спорты өмете”, “Җиңү сере”, “Чемпионны тәрбияләү”, “Йөрәк чакыруы буенча”, “Ачык караш” номинацияләрендә билгелиләр. Бүләкләү исемлегенә узган елдан спортта уңышка ирешкән махсус хәрби операция ветераннары өчен “Безнең заман геройлары” номенациясе дә өстәлде.
Рима Баталова чарага килүчеләрне Дәүләт Думасы депутаты, шахмат буенча дөнья чемпионы Сергей Корякин белән һәм башка мәртәбәле кунаклар белән дә каршы алып тордылар. Билгеле шәхесләребез ирекмәннәр һәм килгән тамашачылар белән дә ихлас итеп истәлеккә фотога төштеләр. Ә җиңүчеләр үз бүләкләренә һәм котлауларга ия булдылар.


Автор: Рәдиф Фәтхи

Рәдиф Фаткуллин.
Рәдиф Фаткуллин.
Рәдиф Фаткуллин.
Фото:Рәдиф Фаткуллин.
Читайте нас