Барлык яңалыклар
Спорт
10 март , 16:52

Башлангыч сыйныфлар укучылары чаңгыда җилдерде

Шушы көннәрдә Чакмагыш гимназиясенең башлангыч сыйныфлар корпусы базасында чаңгы ярышлары уздырылды.    

Башлангыч сыйныфлар укучылары чаңгыда җилдерде
Башлангыч сыйныфлар укучылары чаңгыда җилдерде

Русиядә халыклар бердәмлеге елына багышланган ярышларда район мәктәпләренең башлангыч сыйныф укучылары көч сынашты. Чарада 70тән артык укучы катнашты. Районыбызның яшҗ спортчыларын муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова сәламләде. Ул аларга яхшы кәеф һәм җиңүләр теләде. Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе хезмәткәрләре уздырган флешмобтан соң, чаңгычылар стартка басты. 1-2 сыйныфларда укучы кечкенә чаңгычылар 500 метр арада, ә инде 3-4 сыйныфларда укучылар 1 километр араны узышты. Урыннар түбәндәгечә билгеләнде:
1-2 сыйныфларда укучы кызлар арасында:
1 урын – Назгөл Шакирова (Тозлыкуш урта мәктәбе);
2 урын – Таира Кинҗәкәева ( Гимназия);
3 урын – Риана Титова (Тозлыкуш урта мәктәбе).
Малайлар арасында:
1 урын – Илмир Галиев (Гимназия);
2 урын – Илназ Арсланов (Имәнлекул урта мәктәбе);
3 урын – Алан Мусин (Гимназия).
3-4 сыйныфларда укучы кызлар арасында:
1 урын – Ралина Дәүләтшина (Имәнлекул урта мәктәбе);
2 урын – Индира Мәкъсүтова ( Чакмагыш беренче урта мәктәбе);
3 урын – Инесса Сафина (Аблай урта мәктәбе).

Малайлар арасында:
1 урын – Радим Хафизов (Гимназия);
2 урын – Рамазан Вәлиев (Аблай урта мәктәбе);
3 урын – Айзил Ханмурзин (Чакмагыш беренче урта мәктәбе).
Җиңүчеләр Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.

 
Автор: Лиана Ханмурзина
Читайте нас